Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Белоруссия Республикасы Татарстан белән нефть чыгару һәм Универсиада-2013 кә спорт объектларын төзү өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә тели
2009 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе
Бүген, 21 нче гыйнварда, Минскида Белоруссия Республикасы һәм Татарстан Республикасы (Россия) арасында 2009-2010 елларга хезмәттәшлекне үстерү чараларының хөкүмәтара беркетмәсенә кул куелды. Документка Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Белоруссия Республикасы Премьер-министры Сергей Сидорский кул куйды.
2009-2010 елларга Татарстан һәм Белоруссия Республикасы арасында хезмәттәшлекне үстерү чаралары беркетмәсе ике якның да товар әйләнеше күләмен арттырырга, шулай ук хезмәттәшлек мөмкинлекләрен киңәйтергә мөмкинлек бирер дип уйланыла.
Документка Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Белоруссиягә ике көнлек эшлекле визиты кысаларында кул куелды. 21 нче гыйнвар иртәсендә делегация Гомельдә булды, көннең икенче яртысында Белоруссия башкаласы Минскига китте.
Татарстан вәкилләре Белоруссия машина төзелеше комплексының кайбер предприятиеләрен – “Минск трактор заводы” РУПын, һәм “Минск автомобиль заводы” РУПын карап чыктылар.
Аннары Белоруссия Республикасының Хөкүмәт йортында хезмәттәшлекне үстерү буенча хөкүмәтара беркетмәгә кул кую тантанасы булды.
Сергей Сидорский Рөстәм Миңнеханов белән очрашу вакытында бүгенге көндә Белоруссиянең Татарстан белән нефть өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә теләвен әйтте.
Белоруссия Премьер-министры Сергей Сидорский Татарстанның, Белоруссия кебек үк, куәтле нефть химиясе комплексын саклап калуын билгеләп үтте. “Нефть химиясе продукциясе Татарстаннан – Белоруссиягә, Белоруссиядән Татарстанга килеп торсын өчен, без кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Бу – каучук, металлокорд һәм башка продукция”, - диде Сидорский әфәнде.
Очрашу кысаларында “Татнефть” ААҖ нең Белоруссиядәге урынын киңәйтү буенча әлеге нефть чыгару компаниясенең тәкъдимнәре, шул исәптән автомобильләргә ягулык салу станцияләре челтәрен төзү мәсьәләсе каралды.
Моннан тыш, Сергей Сидорский 2013 елда Казанда узачак 27 нче Бөтендөнья җәйге универсиадасын әзерләүдә Белоруссия предприятиеләренең катнашуы турында да фикер алышырга тәкъдим итте. Шуны да искәртик: бүгенге көндә Белоруссия шушындый ук юнәлештә Россиянең Краснодар крае белән хезмәттәшлек итә. Ул Сочидагы кышкы Олимпиада өчен спорт объектларын төзүдә катнашачак.
Тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, иртәгәгә, ягъни 22 нче гыйнварга, Татарстан делегациясе әгъзаларының Минскидагы кайбер заманча спорт объектларына – велотрекка, футбол мәйданына һәм стадионнарның берсенә баруы билгеләнгән. Иртәгә Татарстан делегациясен Белоруссия Премьер-министры Сергей Сидорский озатып йөрер дип көтелә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз