Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов: “Татарстанның юлларны төзекләндерүгә караган проектлары туктатылмаячак”
2009 елның 27 гыйнвары, сишәмбе
Татарстанның юлларны төзекләндерүгә караган проектлары кризис аркасында туктатылмаячак. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “2009 елда транспорт-юл комплексын үстерү турында” дигән темага үткәрелгән брифингта Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, федераль юллар буенча чыгымнар киметеләчәк, юллар төзү күләме шулай ук калачак. Юллар төзү һәм ягулык-майлау материалларына бәяләр төшү чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирәчәк.
“Юллар төзелеше тармагында кадрларны кыскарту да планлаштырылмый, - дип билгеләп үтте Илдус Фәсхетдинов. Аның сүзләренә караганда, юл-транспорт комплексында, киресенчә, квалификацияле кадрлар сорала, монда дөньякүләм икътисади кризис аркасында эштән чыгарылган кешеләр эшкә урнаша ала. Кайбер белгечлекләр буенча, мәсәлән, автобус йөртүче, бик тиз арада яңадан укып чыгарга мөмкин булачак.
“Главтатдортранс” дәүләт учреждениесенең директоры Ленар Сафин брифингта 2009 елга Юлларны төзекләндерү эшләре программасының 6,885 млрд. сум күләмендә формалашып җитүен әйтте. Автомобиль юлларын һәм күперләрне төзү, яңартуга 1,17 млрд. сум бүлеп бирелгән. “Автомобиль юлларына ремонт ясау” статьясы буенча, автомобиль юлларының техник характеристикаларын кайтару һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, төбәк өчен әһәмиятле булган 299 км озынлыктагы автомобиль юлларына 1,45 млрд. сумлык ремонт ясау планлаштырыла.
Моннан тыш, 70,3 км дагы гамәлдәге юллар челтәренә салкын ресайклинг методы белән 609,8 млн. сумлык ремонт эшләре үткәрү көтелә. 1,52 млрд. сумга 137 км автомобиль юлларына асфальт җәю планлаштырылган.
2009 елдан башлап, автомобиль юлларын кабул ителгән нормативлар буенча финанслауга этаплы күчү планлаштырыла. Әйтик, 2009 елга кабул ителгән программа проектында автомобиль юлларын һәм күперләрне карап торуга 2 млрд. сум бүлеп бирү күздә тотыла, 2008 елда бу максатларны тормышка ашыруга 1,6 млрд. сум бүлеп бирелгән була.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.