Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда быел мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен 10 меңнән артык урын булдырылачак
2014 елның 31 гыйнвары, җомга
2014 елда Татарстанда мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә 10 меңнән артык урын булдырылачак. Бүген бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында ведомство башлыгы Энгель Фәттахов хәбәр итте. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт думасы депутаты, РФ Дәүләт думасының мәгариф буенча комитет әгъзасы Илдар Гыйльметдинов катнашты.
Энгель Фәттахов билгеләп үткәнчә, республикада өч еллык зур программа – мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә яңа урыннар булдыруны гамәлгә ашыру башланган. 2016 елга барлыгы 30 меңнән артык яңа урын булачак.
Министр мәктәпкәчә белем бирү проблемалары арасында ясле төркемнәренең саны кимүен атады.
“Муниципаль берәмлекләргә 3 яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә төркемнәр челтәрен саклау өчен барлык чараларны кулланырга кирәк”,- дип ассызыклады ул.
Э. Фәттахов шулай ук балалар бакчалары педагогик кадрларының квалификациясен стандарт таләпләренә туры китереп күтәрү буенча эшләр булачагын хәбәр итте. Моннан тыш, хәзер иң яхшы балалар бакчалары җирлегендә һәр муниципаль берәмлектә мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартын этаплап кертү буенча тәҗрибә мәйданчыклары булдырылды.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
август, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында санитар-эпидемиологик вәзгыятькә һәм җәйге чорда куркынычсызлык чараларын үтәүгә багышланган брифинг узды
Бүген республика Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда җәйге чорда агымдагы санитар-эпидемиологик вәзгыять һәм куркынычсызлык чараларын үтәү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
1
август, 2026 ел
ТР Төзелеш министрлыгы: Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 64%ка үтәлгән
Социаль-мәдәни өлкә объектларын, күп фатирлы йортларны һәм гидротехник корылмаларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
28
июль, 2026 ел
Быел Татарстанда 813 күп фатирлы йортны яңартачаклар
Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасы гамәлдә булган чорда 12 меңнән артык йорт яңартылган. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.
25
июль, 2026 ел
ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда еллык төзелеш планы 73%ка үтәлгән
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин торак, социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү һәм инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү буенча Программа чараларын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз