Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында Давостагы икътисади форумда катнаша
2009 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе
Бүген, 28 нче гыйнварда, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, халыкара икътисади форумда катнашу өчен, Россия Федерациясе делегациясе составында Давоска (Швейцария) килде.
2009 елгы Давос форумында катнашучылар фикер алышачак төп тема – дөньякүләм икътисади кризис нәтиҗәләре. Якынча исәпләүләр буенча, форум 40 тан артык дәүләт һәм милли хөкүмәт башлыкларын, 60 министрны, өч дистәдән артык алдынгы халыкара оешма вәкилләрен җыячак. Давос-2009ны рәсми рәвештә ачып җибәрүгә кадәр үк, аналитиклар “1971 елда форум үз эшен башлап җибәргәннән бирле мондый ажиотаж булмавын” әйткәннәр иде.
Россия Федерациясенең рәсми делегациясен илнең Премьер-министры Владимир Путин җитәкли. Аннан тыш, Давоска Россия Федерациясенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов, Россия Федерациясенең икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина, шулай ук Анатолий Чубайс (Роснано), Андрей Костин (ВТБ), Олег Дерипаска (БАЗЭЛ), Вагит Алекперов (ЛУКОЙЛ), Александр Изосимов (“ВымпелКом”) Россия вәкиле булып килгән.
2009 елгы Давос икътисади форумының эше 1 нче февральгә кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз