Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “Республика Хөкүмәте “Алабуга” махсус икътисади зонасын үстерүне өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип саный”
2009 елның 30 гыйнвары, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм “Махсус икътисади зоналар” ААҖ генераль директоры Сергей Левкин “Алабуга” махсус икътисади зонасын (Татарстан Республикасы) үстерү Концепциясе һәм аны табышлы итү чаралары турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлегә “Алабуга” махсус икътисади зонасын алга таба үстерү мәсьәләләрендә республика һәм федераль структуралар арасында бернинди каршылыклы фикер килеп чыкмаган. Аның сүзләренә караганда, “ихтыяҗлар балансы төзелгән”, һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте “Алабуга” махсус икътисади зонасын республика икътисадындагы өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип саный.
Үз чиратында, Сергей Левкин мондый проектлар тормышка ашырыла торган башка федерация субъектлары белән чагыштырганда, Татарстанда
махсус икътисади зонаны үстерү
резидентлар өчен территория әзерләү темплары буенча да, резидентларны җәлеп итү буенча да шактый уңышлы баруын билгеләп үтте.
2008 елда проектны үстерү нәтиҗәләре турындагы доклад белән “Алабуга” сәнәгый-җитештерү тибындагы махсус икътисади зонасы” ААҖ нең генераль директоры Василий Кудряшов чыгыш ясады.
Ул 2009 ел планнарына, 3,149 млрд. сум алып, беренчел чираттагы инфраструктураны төзү эшләрен тулысынча төгәлләү кертелүен әйтте.
Шуны да искәртик: хәзерге вакытта “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә 8 резидент компания теркәлгән. Шуларның икесе генә - “Соллерс-Алабуга” һәм “Северстальавто-Исудзу” уртак производствосы – продукцияне уңышлы җитештереп килә. Шул рәвешчә, төзелгән инфраструктура һәм энергетик егәрлекләр бар көченә эшләми, бу амортизация һәм эксплуатация чыгымнары буенча кайбер проблемалар китереп чыгара.
Киңәшмәдә катнашучылар “Алабуга” махсус икътисади зонасын табышлы итү буенча конкрет чаралар комплексы турында фикер алыштылар. Фаразлауларга караганда, бу 2012 елда, зонаның резидент компанияләре күрсәтелгән проект егәрлекләренә ирешкәч тормышка ашырылачак.
Киңәшмәдә Махсус икътисади зоналар белән идарә итү Федераль агентлыгының Татарстан Республикасындагы территориаль идарәсе җитәкчесе Игорь Носов, Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, “Татинвест-гражданпроект” дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры – Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе Тимур Шаһивәлиев катнашты.
Киңәшмә бетүгә, Сергей Левкин җирле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына җавап бирде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз