Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасының автотранспорт комплексында йөк ташу һәм пассажирлар йөртү күләменең кимүе күзәтелә башлады
2009 елның 31 гыйнвары, шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади советның чираттагы утырышында транспорт хезмәте күрсәтү өлкәсендәге мәсьәләләр каралды. Утырышны Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Утырышны ачып, Татарстан Республикасы Премьер-министры дөньякүләм икътисади кризис вакытында, иң беренче чиратта, республиканың транспорт комплексын эш белән тәэмин итәргә, булган потенциалны, кадрлар составын, шулай ук йөк ташу һәм пассажирлар йөртү күләмен саклап калырга кирәклеген әйтеп үтте.
Тармактагы икътисади хәлнең торышы турында төп доклад белән Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов чыгыш ясады. Ул республика транспорт комплексының 2008 елдагы эшен характерлый торган кайбер саннарны һәм 2009 ел гыйнварының якынча нәтиҗәләрен атады.
Әйтик, 2008 ел эчендә республикада шәһәр транспортында - 321,8 млн. пассажир, поездларда 24,2 млн. кеше (шул исәптән шәһәр яны поездларында 17,2 млн. кеше) йөргән. Республиканың бөтен аэропорты 934 мең кешегә хезмәт күрсәткән. Ведомствоның йомгаклау коллегиясендә (2009 елның 11 нче феврале) бу турыда тулырак мәгълүмат биреләчәк.
Илдус Фәсхетдинов сүзләренә караганда, 2008 елның дүртенче кварталындагы тискәре тенденцияләр эш нәтиҗәләренә сизелерлек тәэсир итмәгән. Ләкин 2009 елның гыйнвар башында ук республиканың транспорт хезмәте күрсәтү өлкәсендә шәһәр транспортында пассажирлар йөртү күләменең, 2008 елның гыйнвары белән чагыштырганда, шактый кимүе күзәтелә башлаган. Моңа предприятиеләрдәге озакка сузылган Яңа ел каникуллары һәм кайбер предприятиеләрдә хезмәткәрләрне йөртүгә сорау кимү тәэсир иткән.
Гыйнварда эре сәнәгый предприятиеләр эштән туктау аркасында, зур шәһәрләрдә (Яр Чаллы, Түбән Кама) шәһәр транспортында пассажирлар йөртү күләме сизелерлек кимегән.
2009 елның гыйнварында, 2008 ел гыйнвары белән чагыштырганда, йөк әйләнеше (34 % ка), тимер юл транспортында пассажирлар йөртү (5,1 % ка) күрсәткечләре дә кимегән.
“Республиканың автотранспорт комплексы алдында йөк ташу һәм пассажирлар йөртү күләмен саклап калу бурычы тора”, - диде Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры.
Моннан тыш, Илдус Фәсхетдинов муниципалитет бюджетында автотранспорт предприятиеләренә (тарифларны җайга салу мөмкинлеге булган шәһәрләрдә - Казан, Әлмәт, Түбән Камада) чыгымнарны кире кайтару өчен акча бүлеп калдырырга кирәклеген әйтте.
“Татарстанның логистик ассоциациясе”
коммерцияле булмаган оешмасы Президенты Леонид Штейнберг ассоциациягә йөк ташу өлкәсендә эш белән тәэмин итү буенча ярдәм күрсәтергә тәкъдим итте. Ассоциациягә 3,6 мең кеше эшли торган 275 предприятие керә. Ассоциациядә 3112 техника бар. 2008 ел эчендә ассоциация предприятиеләре 2,6 млн. тонна йөк ташыган. Татарстанның логистик ассоциациясе икътисади кризис вакытында үз хезмәтләренә эре предприятиеләр тарафыннан сорау кимер дип уйлый.
Леонид Штейнберг шулай ук кирәкле транспорт техникасының бер өлешен лизинглы шартларда сатып алу буенча ярдәм күрсәтүләрен үтенде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз