Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “Предприятиеләргә, аерым алганда, оборона комплексы предприятиеләренә адреслы ярдәм күрсәтү өчен, республика салымнарны йомшарту системасын эшләячәк”

2009 елның 4 феврале, чәршәмбе
Дүртенче квартал нәтиҗәләренә караганда, 2008 ел, гомумән алганда, Татарстан Республикасы икътисады өчен позитив булган. Бүген Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы, Татарстан Республикасы Федераль салым хезмәте идарәсе һәм Татарстан Республикасы Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясендә бу турыда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Коллегия эшендә шулай ук Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин катнашты.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы 2008 нәтиҗәләре буенча тулай төбәк продуктының үсеше 7 % тәшкил иткәнлеген искәртте. Республикада торак тапшыру күләме рекордлы күрсәткечкә - 2,2 млн. кв. метрга җиткән. Технопарк һәм бизнес-инкубаторлар инфраструктурасына, икътисадның инновацион өлкәсенә шактый инвестицияләр кертелгән. 2008 елда халыкның реаль керемнәре дә арткан.
“Хәзер, дөньякүләм финанс кризисы вакытында, икътисад белән “кулдан” идарә итәргә кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов. “Керемнәр өлешен формалаштырыр өчен, бөтен ведомстволарның – салым һәм казначылык хезмәтләренең, финанс хезмәткәрләренең бердәм эшләве зарур”, - дип искәртте Татарстан Республикасы Премьер-министры. Моннан тыш, банк системасының эшләвен дә тәэмин итәргә кирәк.
“Бүгенге көндә төп бурыч – икътисадның реаль секторына ярдәм итү, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры. – Федераль хөкүмәт бу мәсьәләдә җитди ярдәм күрсәтә, ләкин без салымнар җыюны, өстәлгән кыйммәтне генерацияләүне тәэмин итмәсәк, авыр хәлдә калачакбыз”.
Рөстәм Миңнеханов федераль үзәкнең, федерация субъектларына ярдәм итәр өчен, салымны йомшарту кебек чаралар күрүен искәртте. Ул республиканың шулай ук предприятиеләргә, аерым алганда, оборона комплексы предприятиеләренә адреслы ярдәм күрсәтү өчен салымнарны йомшарту системасын эшләргә уйлавы турында әйтте.
“Моннан тыш, без икътисадның реаль секторында эшли торган кече һәм урта бизнеска да ярдәм күрсәтәчәкбез”, - диде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов республикада төзелә торган югары технологияләр өлкәсендәге IT-парк һәм “Химград” технополисы мәйданчыкларын икътисади яктан өстенлекле дип атады.
“Кризис вакытында без үзебезнең товар җитештерүчеләребезгә үз продукциясен республика базарында тәкъдим итү мөмкинлеге бирергә, салым ташламаларын тәкъдим итеп кенә калмыйча, эшләү һәм заказлар кабул итү мөмкинлеге дә тудырырга тиешбез”, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.
Әйтик, төзелеш комплексында җитәрлек эш бирү күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау программасын үтәү (2009 елга финанслау күләме – якынча 9,7 млрд. сум), шулай ук Түбән Камада Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексын (“ТАНЕКО” ААҖ), Менделеевскида аммиак җитештерү заводын (“Аммоний” ААҖ) төзү кебек зур проектларны тормышка ашыру хисабына тәэмин ителә.
“Салымнар җыю буенча мөмкин кадәр күбрәк эшләү һәм чыгымнарны оптимальләштерү 2009 елда республика икътисады алдында тора торган бөтен бурычларны үтәргә ярдәм итәр”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, Татарстан бюджет дефицитын чыгымнарны оптимальләштерү һәм федераль үзәктән килгән ярдәм хисабына капларга җыена.
Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин, коллегиядә чыгыш ясаганда, гражданнар алдындагы бөтен социаль бурычларны үтәү һәм эш белән тәэмин итү бүгенге көндә төп бурыч булып торуын әйтте.
Роман Артюхин, Россия буенча гомумән алганда, керем базасының кимүе күзәтелүен билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, бюджет йөкләмәләренең лимитын киметү (хәзер – 15 % ка) процессы бара. Иң беренче чиратта, агымдагы чыгымнар (коммуналь түләүләр һәм хезмәт хакын түләүдән тыш), яңа проектларны сатып алу һәм тормышка ашыру өчен бирелә торган акча кимеячәк. Федераль бюджетның янда калдырылган ресурсларын икътисадның реаль секторына ярдәм итүгә, шулай ук хезмәт базарындагы киеренкелекне бетерүгә һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә юнәлтү күздә тотыла.
Коллегиядә Татарстан Республикасы Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин, Татарстан Республикасының финанслар министры Радик Гайзатуллин, Татарстан Республикасы Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Марат Зарипов, Татарстан Республикасы Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов, Татарстан Республикасының Милли банкы рәисе Евгений Богачев, Татарстан Республикасы Дәүләт советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Илсур Сафиуллин доклад белән чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International