Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышында катнашты.
Сессиянең көн тәртибенә 49 мәсьәлә кертелә. Алар арасында Татарстан Республикасының 17 закон проекты, 23 федераль закон проекты, закон чыгару инициативасы һәм РФ субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнарының мөрәҗәгате бар.
Аерым алганда, беренче укылышка “Муниципаль районнар һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына 2016 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәп алуга әзерлек буенча Татарстан Республикасының дәүләт вәкаләтләрен бирү турында”, “Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар турындагы кодексына үзгәрешләр кертү турында”, “Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”, “Татарстан Республикасының Муниципаль хезмәт турындагы кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы закон проектлары чыгарыла.
Утырышта шулай ук Татарстан Республикасында кеше хокукларын һәм ирекләрен саклауга багышланган доклад, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохоринның ТР Дәүләт Советы алдындагы хисабы тыңланачак. Артем Хохорин полициянең 2013 елдагы эшчәнлеге турында сөйләячәк.
Сессия вакытында берничә мәсьәлә буенча ТР Дәүләт Советы карарын кабул итәргә кирәк булачак. Алар арасында ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауны оештыру өчен бер мандатлы сайлау округлары схемасын раслауга кагылышлысы да бар.
2014 елның 14 сентябрендә ТР Дәүләт Советына узачак сайлаулар вакытында республикада бер мандатлы 50 округ эшләячәк. Бүген ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышында ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин хәбәр итте.
Бер мандатлы округлар схемасы сайлауларга кадәр ярты ел алдан расланырга тиеш. Федераль законнарга кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә, мондый схема хәзер 10 елга бер ясала.
Бүген сессиядә бу нисбәттән ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауларны уздыру өчен бер мандатлы сайлау округлары схемасын раслауга бәйле ТР парламенты карары кабул ителде.
Әгъзәм Гобәйдуллин аңлатып үткәнчә, бүгенге көндә Татарстан Республикасында 2 млн. 936 мең 799 сайлаучы исәпләнә. Һәрбер округта якынча 58736 сайлаучы булачак. Шул ук вакытта күрсәткечләр 10 процентка кимү яки арту, 20 процентка кимү юнәлешендә дә чагылыш табарга мөмкин.
Билгеле булганча, Татарстанда 2014 елның 14 сентябрендә ТР Дәүләт Советына сайлаулар катнаш система буенча узачак. Илле депутат партия исемлекләре буенча, илле депутат бер мандатлы округлар буенча сайланачак.
Казанда 16, Яр Чаллыда 7, Түбән Кама районында 3, Әлмәт районында 2 округ булачак. “Сезгә тәкъдим ителә торган округлар схемасы барлык муниципаль берәмлекләр белән дә килештерелгән”, - диде Әгъзәм Гобәйдуллин.
“Бу – бик мөһим документ. Кайбер партия вәкилләренең моның (үзгәрешләр кертелгән бер мандатлы сайлау округлары схемасын раслау) нинди партия бер мандатлы сайлау округларында үз бурычларын уңышлырак хәл итз алсын өчен шулай эшләнүе турындагы дәгъвалары урынсыз. Минем бу хакта ныклап әйтәсем килә”, - диде спикер, боларның федераль законнар кысаларында эшләнүен һәм хәрәмләшүгә юл калдырылмавын ассызыклап.