Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Премьер-министры “ТАНЕКО” ААҖ проекты буенча ЕРС-подрядчылар белән киләчәктә дә бер-береңә ярдәм итешеп эшләү мәсьәләләре турында киңәшмә үткәрде
2009 елның 6 феврале, җомга
Бүген, 6 нчы февральдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Түбән Камадагы Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводлары комплексын төзү проекты (“ТАНЕКО” ААҖ) буенча ЕРС-подрядчылар белән киләчәктә дә бер-береңә ярдәм итешеп эшләү мәсьәләләре турында киңәшмә үткәрде.
Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучыларга бу проектның Россия Федерациясе Хөкүмәте контролендә торуын искәртте.
Ул проектны тормышка ашыруның кыска срокларына бәйле мәсьәләләргә, подрядчы компанияләрнең элек төзелгән контрактлар кысаларында үзара элемтәдә торуына аерым тукталып үтте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры янында узган киңәшмә барышында, Түбән Камадагы Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводлары комплексын төзү проектын килешенгән вакытка уңышлы башкарып чыгу өчен, уртак эш стратегияләре билгеләнде.
Тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министрының ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, бүген үк Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы проект подрядчылары булган компанияләрнең (“Джи Эс Инжиниринг энд Констракшн Корп.”, “Текнимонт”, “Сайпем” компанияләре) вәкилләре белән берничә адреслы киңәшмә үткәргән.
Киңәшмәдә “Флуор” корпорациясе (проект белән җитәкчелек итә) белгечләре – вице-президент һәм проект директоры Дон Стокли, ЕРС-подрядчылар белән эшләү буенча директор Мэтью Джонсон, “Флуор” ның Россия һәм БДБ дагы вәкиллеге башлыгы Илларион Киселев катнашты.
Киңәшмәдә “Текнимонт” компаниясен - президент Фабрицио Ди Амато, генераль директор Энцо Каетани; “Джи Эс” компаниясен – президент С.Р.Ву, өлкән башкарма президент М.Чанг һәм башкалар; “Сайпем” компаниясен өлкән вице-президент Пиеро Биси, Россиядәге эш буенча төбәк менеджеры Лучио Линасси тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы ягыннан киңәшмәдә “Татнефть” ААҖ нең генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, “Танеко” ААҖ нең генераль директоры Хәмзә Баһманов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин катнашты.
Подрядчы компанияләр буенча
кыскача мәгълүмат
“Текнимонт С.п.А.” компаниясе
“Майра Текнимонт” төркеменә керә. Төркемнең баш офисы Миланда (Италия) урнашкан. Россия территориясендә компаниянең бүлекчәсе – “Текнимонт Россия” ААҖ эшли. Текнимонт С.п.А ның персоналлар саны – 1200. Бүгенге көндә Текнимонт С.п.А. Германия, Һиндстан, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һ.б. илләрдә эшли. Безнең илдә ул 1930 елдан бирле эшли, СССР территориясендә һәм БДБ илләрендә компания 44 проектны тормышка ашырган. Россиядә ул “Нижнекамскнефтехим”, “Салаватнефтеоргсинтез”, “Газпром”дагы проектларны тормышка ашыра.
“Джи Эс Инжиниринг энд Констракшн Корп.” компаниясе
дөньяның 225 глобаль подрядчы компаниясе рейтингында 31 нче урынны алып тора. “Джи Эс Инжиниринг энд Констракшн Корп.” – Кореядәге иң эре төзелеш компаниясе. Персоналлар саны – 5575 кеше. “Джи Эс Инжиниринг энд Констракшн Корп.” химия, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү өлкәсендәге проектларны тормышка ашыруда (шул исәптән Россия территориясендә, БДБ илләрендә дә) бай тәҗрибәгә ия.
“Сайпем (Португал) Комерсио Маритиму, С.Ю.ЛТДА” компаниясе
“Сайпем С.п.А.” компаниясе - нефть-газ сәнәгате өлкәсендә киң спектрлы хезмәт күрсәтә торган (проектлаштыру нигезләрен, проектны җентекләп өйрәнүне, материаль-техник тәэмин ителешне, әзерләү, урнаштыру һәм монтажны, төзелеш эшләрен башкару һәм алар белән җитәкчелек итүне, хезмәт күрсәтү һәм яңартуны кертеп) югары дәрәҗәдәге халыкара подрядчы компания төркеменә керә. Төркемнең баш офисы Италиядә урнашкан, персоналлар саны 30000 нән артык.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз