Агросәнәгать комплексы – Татарстан Республикасының иң мөһим тармакларының берсе, һәм бу өлкәдә дөрес системалы эш алып барырга кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе барышында белдерде.
Коллегия “Казан Ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә узды һәм Татарстанда 2013 елда АСК үсеше нәтиҗәләренә, 2014 елда авыл хуҗалыгы производствосы нәтиҗәлелеген арттыру юлларына багышланган иде.
Йомгаклау коллегиясе алдыннан Рөстәм Миңнеханов техника һәм фермер хуҗалыклары продукциясе күргәзмәсен карады, шулай ук "Агрокомплекс: Итерагро. Анимед. Идел буе фермеры" 17нче махсуслаштырылган күргәзмә һәм "Волгапродэкспо" 14нче махсуслаштырылган күргәзмә, Идел буе агросәнәгать форумы экспозицияләрен карады.
«Бу бик әйбәт оештырылган күргәзмә, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. – Биредә кызыклы проектлар, авыл хуҗалыгы өлкәсендә заманча технологияләр җыелган, тармакның иң яхшы белгечләре катнаша». Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, күргәзмә иң югары дәрәҗәдә оештырылган. Авыл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышындагы чыгышында ул искәрткәнчә, Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында 12 тематик түгәрәк өстәл уздыру планлаштырылган, һәм алар нәтиҗәләре буенча материалларны берләштереп, АСК өлкәсендәге белгечләргә бирүне тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республикада елга ике мәртәбә, Татарстанның иң мөһим тармагы буларак, АСКның проблемалары турында җыелып сөйләшү гадәткә керде. Үткән 2013 елга нәтиҗәләр ясап, Татарстан Республикасы Президенты елның республика икътисады өчен авыр булганын искәртте, дөнья икътисады үсеше темпларының акрынаюы йогынты ясады. Татарстанда ТРП күләме 1,5 трлн. Сум тәшкил итте, бу сан кечкенә булмаса да, 2012 ел белән чагыштырганда, үсеш 2% кына тәшкил итте. Алга таба үсү өчен, безгә елына иң азы 5%ка үсү кирәк. Ул шулай ук соңгы биш ел дәвамында республикада тиешле һава торышы булмаганын искәртте. Нәтиҗәдә Татарстан күрсәткечләр буенча да, финанслар буенча да көтелгән уңыш ала алмый.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә конкурентлык бик көчле, дип әйтте Татарстан Республикасы Президенты, Россиянең ВТОга керүе безнең алда җитди бурычлар куя, аларны хәл итү өчен системалы дөрес эш алып бару кирәк. Без базарларны ачтык һәм көнбатыш җитештерүчеләре белән конкурентлыкка әзер булмаганыбызны аңладык, дип саный Рөстәм Миңнеханов, чөнки авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм күләме Америка һәм Европада безнекеннән күпкә артык. Әлеге хәлдә производство нәтиҗәлеген тәэмин итү бик мөһим, каршы очракта без бонкрот булабыз, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук субсидияләрсез авыл хуҗалыгы җтиештерүчеләре эшли алмаячакларын ассызыклады.
Татарстан республикасында 500гә якын эре һәм урта авыл хуҗалыгы җитештерүчесе бар, һәм шуларның һәр алтынчысы - зыянга эшләүче, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. Авыр икътисадый һәм һава торышы шартларында да уңай нәтиҗәләр күрсәтүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре мисаллары бар. Ләкин мондый хуҗалыклар белән каһарман кешеләр идарә итә, дип саный ТР Президенты.
Терлекләрне нәтиҗәле карау - агросәнәгать комплексында эшчәнлекнең беркритерие ул, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. Шул ук вакытта республиканың районнарында, шулай ук эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм агрохолдингларда терлек башы кимү күзәтелә. Шәхси бизнеста да бу мәсьәлә буенча алга китү юк, дип билгеләп үтте ул. Уңай нәтиҗәләргә ирешерлек яңа юнәлеш, рөстәм Миңнеханов фикеренчә, гаилә фермаларын үстерү. Соңгы елларда 880 гаилә фермасы ачылды, шуларның яртысына якыны – югары технологияле. Тагын 200 гаилә фермасы бүгенге көндә төзелеш стадиясендә.
«Авыл хуҗалыгындагы бизнес алып баруның теләсә нинди рәвеше ярдәмгә лаек, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. – Һәм без алга таба да бу эшне дәвам итәчәкбез».
Йомгаклау коллегиясендә төп нотык белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады.