Марат Әхмәтов: Безнең даими рәвештә хисап бирә торган 500гә якын авыл хуҗалыгы предприятиебез бар, һәм шуларның һәр алтынчысы зыянга эшли

2014 елның 19 феврале, чәршәмбе

2013 елда Татарстан Республикасында җитештерелгән авыл хуҗалыгы җыелма продукциясе 160 млрд. сумнан артты, бу үткән елгы күрсәткечләрдән 2,2%ка ким. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ведомствоның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

Коллегия «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә уздырылды һәм 2013 елда Татарстан агросәнәгать комплексы үсеше йомгакларына һәм 2014 елга авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру юлларына багышланды.

Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрт Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, республикада бер хезмәткәр җитештерә торган авыл хуҗалыгы җыелма продукциясе 800 мең сум тәшкил итә (эре авыл хуҗалыгы комплексларын исәпкә алмыйча). Эре агрохолдинглар продукциясен исәпкә алып, авыл хуҗалыгы җыелма продукциясе бер хезмәткәргә исәпләгәндә 1,2 млн.сумлык җитештерелгән.

Республикада сөрүлекләр мәйданы – 3,3 млн. га. 2013 елда Татарстанда 2,6 млн. тонна бөртекле ашлык, 2 млн. тоннадан артык шикәр чөгендер, 1,3 млн. тонна бәрәңге, 329 мең тонна яшелчә җитештерелгән. Барлык категория хуҗалыкларда да 1,72 млн. тонна сөт савып алынган, 477 мең тонна кош-корт үстерелгән, 1 млрд. данәдән артык йомырка алынган. «Республика халкы үз продукциясе белән тулысынча тәэмин ителгән», - дип белдерде Марат Әхмәтов.

Агросәнәгать комплексының стратегик бурычы, Марат Әхмәтов ассызыклаганча, аграр тармакның нәтиҗәлелеген арттырудан гыйбарәт. Татарстан авыл хуҗалыгы формированиеләрендә 2013 елда суммар продукция күләме 62,5 млрд. сум тәшкил итә. 2012 ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 4%ка артык.

Бер гектар сөрүлектән без минимум ике мәртәбә артык продукция алырга тиеш, бүген ул 17,3 сум тәшкил итә, диде министр. Шулай булса да, Идел буе федераль округының башка регионнары белән чагыштырганда бу зур күрсәткеч. 2013 елда 1 гектар сөрүлеккә Татарстанда алынган продукция – 49,2 мең сумлык (Башкортостанда – 34 мең сум, Самара өлкәсендә – 24 мең сум, Саратов өлкәсендә – 18,7 мең сум).

Барлык бу елларда Татарстан Республикасы агарар сәясәтенең нигезе, күбесе зыянга эшләсә дә, сөрүлекләрне ташламаудан, чүп бастырмаудан, терлекләрнең баш санын саклап калудан гыйбарәт булды, дип хәбәр итте Марат Әхмәтов.

“Безнең даими рәвештә хисап бирә торган 500гә якын авыл хуҗалыгы предприятиебез бар, һәм шуларның һәр алтынчысы зыянга эшли. Бигрәк тә Әлмәт, Чирмешән, Чүпрәле, Кукмара, Мамадыш районнарында”.

Марат Әхмәтов үз табышларының яртысын бюджет ярдәме тәшкил итүче хуҗалыкларга аерым игътибар бирде. «Мондый хуҗалыкларның җитәкчеләрен ... эштән алырга кирәк , - дип белдерде ул. – Һәм без бу эшне муниципаль районнар башлыклары белән бергә башкарырга тиеш. Әйе, мондый карар кабул итү бик җаваплы эш, әмма аларда яшәүче халыкны уңышсыз җитәкчеләр аркасында өметсезлеккә этәрү дә яраклы гамәл түгел”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International