Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханын 34 меңгә якын кеше тапшырачак
2009 елның 10 феврале, сишәмбе
Быел Татарстанда БДИ нигезендә 100 меңнән артык имтихан тапшырылачак (чагыштыру өчен: 2005 елда имтиханнар саны 16 меңнән аз гына артыграк иде). Бүген Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта бу турыда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының урынбасары Людмила Ногманова хәбәр итте.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, апрель-июньдә БДИ тапшыручы чыгарылыш сыйныф укучылары һәм югары уку йортына укырга керүчеләр 1 нче мартка кадәр бердәм дәүләт имтиханында катнашуга гариза язарга тиешләр. Ләкин инде бүген үк алдан фаразланган санны әйтергә мөмкин – Татарстанда 34 меңгә якын кеше бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак.
Людмила Ногманова китергән мәгълүматларга караганда, быел Татарстан Республикасы мәктәпләрен 25 мең 700 кеше тәмамлаячак, аларның барысына да БДИ тапшырырга кирәк булачак. Моннан тыш, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучы 3 мең кешегә чыгарылыш имтиханнарын бердәм дәүләт имтиханы рәвешендә тапшырырга туры киләчәк. Мәктәпне узган елда тәмамлаучылар һәм армиядән кайтучылар, чит ил гражданнары шулай ук БДИ бирә.
“Һәркемнең кимендә 3 БДИ бирүен исәпкә алсак, инде хәзер үк 100 меңнән артык имтихан килеп чыга”, - диде министр урынбасары. Шул ук вакытта Людмила Ногманова быел БДИ формасында бирергә мөмкин булган имтиханнар саны буенча чикләүләр булмавын билгеләп үтте. Ул бер укучының 8 предметтан имтиханнарын БДИ формасында бирү үтенече белән мөрәҗәгать итүен һәм аның бу теләге тормышка ашырылачагын әйтте.
Людмила Ногманова 2009 елда Татарстанда чыгарылыш сыйныф укучыларына дәүләт (йомгаклау) аттестациясе 13 гомуми белем бирү предметы – рус теле, математика, рус әдәбияты, физика, химия, биология, география, тарих, җәмгыять белеме, инглиз теле, немец теле, француз теле, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча БДИ формасында уздырылуын билгеләп үтте. Россиянең кайбер төбәкләрендә испан теле буенча БДИ тапшыру мөмкинлеге дә каралган.
Министр урынбасары чыгарылыш сыйныф укучыларының барысы өчен дә рус теле һәм математикадан БДИ тапшыру мәҗбүри булуын ассызыклап үтте. Башка гомуми белем бирү предметлары буенча имтиханнарны алар, үзләре укырга керергә җыенган югары уку йортының профиленә карап, үз теләкләре буенча тапшыралар. 1 нче февральгә кадәр барлык югары уку йортлары кабул итү тәртипләрен, шул исәптән һәр белгечлек буенча керү имтиханнары исемлеген игълан иттеләр.
Людмила Ногманова БДИ нәтиҗәләре буенча бер канәгатьләнерлек булмаган билге алганда, өстәмә срокларда имтиханны яңадан тапшыру рөхсәт ителүен әйтте. Мәҗбүри предметлар (рус теле һәм математика) буенча ике канәгатьләнерлек булмаган билге алган очракта, чыгарылыш сыйныф укучыларына мәгариф учреждениесендә укып чыгу турында тиешле үрнәктәге белешмә тапшырыла һәм имтиханнарны бер елдан соң гына тапшыру хокукы бирелә. Чыгарылыш сыйныф укучысына аттестат белән бергә БДИ турында таныклык тапшырыла, анда укучының Россия мәгариф күзәтчелеге тарафыннан билгеләнгән минималь күрсәткечтән дә түбән булмаган балл җыйган гомуми белем бирү предметларыннан БДИ нәтиҗәләре (балларда) языла. Людмила Ногманова быел балларның биш баллы шкалага күчерелмәвен һәм аттестаттагы билгегә тәэсир итмәвен әйтте. Укучыларның үзләре сайлап алган предметлардан биргән БДИ нәтиҗәләре дә аттестат тапшыруга тәэсир итми. БДИда катнашучыларга бердәм дәүләт имтиханының нәтиҗәләре турында таныклык тапшырыла, аның срогы таныклык алганнан соңгы елның 31 нче декабрендә тәмамлана.
Чыгарылыш дәүләт имтиханы формасындагы дәүләт аттестациясе ябык типтагы махсус укыту-тәрбия учреждениеләрен тәмамлаучы девиант хәлдәге балалар һәм яшүсмерләр, иректән мәхрүм итү кебек җәзалар үтәтә торган учреждениеләр каршында оештырылган мәгариф учреждениеләрен тәмамлаучылар һәм сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле булган чыгарылыш сыйныф укучылары (сукырлар һәм начар күрүчеләр, ишетү яки терәк-хәрәкәт аппаратына зыян килгән һәм башка физик җитешсезлекләре булган укучылар) өчен оештырыла. Министр урынбасары сүзләренә караганда, әйтеп үтелгән категориядәге чыгарылыш сыйныф укучылары быел беренче тапкыр аттестацияне, үз теләкләре буенча, БДИ формасында тапшыра алалар (узган ел ул эксперимент рәвешендә булган).
Людмила Ногманова быел БДИ ның өч “агым”да узачагын әйтте. Армиягә чакырылучылар, Россия һәм халыкара конкурсларга китүчеләр, яшәп калу яки укуын дәвам итү өчен чит илгә китүчеләр һәм башка категориядәге гражданнар Дәүләт (йомгаклау) аттестациясен вакытыннан алда, 21 нче апрельдән 30 нчы апрельгә кадәр уза алачак. 2009 елның 26 нчы маеннан 19 нчы июненә кадәр дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә уку планындагы бөтен гомуми белем бирү предметлары буенча 10 нчы һәм 11 нче сыйныфларда “канәгатьләнерлек” билгесеннән дә түбән булмаган билге алган чыгарылыш сыйныф укучылары кертелә. 2009 елның 7 нче июленнән 17 июленә кадәр БДИ нигезле сәбәпләр (якын туганының авыруы яки үлүе һәм башка тормыш ситуацияләре) аркасында имтиханнарга килә алмаган, чит илдәге мәгариф учреждениеләрендә урта (тулы) гомуми белем алган, узган елдагы бердәм дәүләт имтиханнарында рус теле яки математикадан бер канәгатьләнерлек булмаган билге алган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен үткәрелә, Татарстан Республикасы Дәүләт экзаменацион комиссиясе карары буенча дәүләт (йомгаклау) аттестациясен тиешле формада үткәрүнең өстәмә сроклары да алдан ук билгеләнеп куела.
“Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз