“Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә кондитер әйберләре җитештерәчәкләр

2009 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Алабуга” махсус икътисади зонасы күзәтчелек советының утырышы булды.
Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән күзәтчелек советы утырышында “Акульчев-Алабуга” ҖЧҖ компаниясенең “Алабуга” махсус икътисади зонасы резиденты статусын алу өчен биргән гаризасы каралды.
Махсус икътисади зоналар белән идарә итү федераль агентлыгының Татарстан Республикасындагы территориаль идарәсе җитәкчесе Игорь Носов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы корреспондентына хәбәр иткәнчә, “Акульчев-Алабуга” компаниясенең “Алабуга” махсус икътисади зонасы резиденты статусын алу өчен биргән гаризасын күзәтчелек советы хуплаган. Резидент статусын алу өчен, сәнәгый-җитештерү тибындагы махсус икътисади зоналар буенча күзәтчелек советыннан хуплау алырга кирәк. Совет утырышы февраль ахырында Мәскәүдә узачак.
“Без проект белән бик кызыксынабыз, чөнки оештыру вакытында махсус икътисади зона шактый киңәйтелгән продукцияле кластер буларак уйланылган иде, - дип билгеләп үтте Игорь Носов. – Халык куллана торган товарлар, азык-төлек җитештерү резидент компанияләр бүгенге көнгәчә күрсәтелгән өлкәләрне – автомобильләр, нефть химиясе продукциясе, пыяла сүсе, төзелеш материаллары җитештерүне шактый киңәйтә. Консультация советы утырышы нәтиҗәләре буенча анда азык-төлек продуктлары җитештерүче компания дә өстәлергә мөмкин.
“Акульчев-Алабуга” ҖЧҖ 1995 елда оешкан “Акульчев” ҖЧҖ нең бүлендек предприятиесе булып тора. Игорь Носов сүзләренә караганда, “Акульчев” компаниясе Россиядә азык-төлек секторындагы тиз үсешле компанияләрнең берсе булып тора. Узган ел ул 820 миллион сумлык продукция саткан. Компанияләр төркеменең фабрикасы Яр Чаллыда урнашкан. “Акульчев” йомшак вафля җитештерү буенча Россия базарында алдынгы урыннарның берсен алып тора. Җитештерелә торган продукциянең ассортименты бай: печенье, крембл, крисп һәм йомшак вафлялар. Продукция Россиянең бөтен төбәкләренә диярлек китерелә, шулай ук БДБ нең кайбер илләренә, Германия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә чыгарыла.
Проект, дөньядагы алдынгы җитештерүчеләрнең җиһазларын кулланып, тулысынча автоматлаштырылган производство булдыруны күздә тота. Проектны тормышка ашыру өчен бирелә торган инвестицияләр 11 миллион евро тәшкил итә. Аны тормышка ашыру нәтиҗәсендә, 156 эш урыны булдырылачак. Россия бюджетына – 227,6 миллион сум, Татарстан бюджетына 115 миллион сум керәчәк. Җитештерү күләме елына 7 мең тоннага җитәчәк, ә еллык керем 32 миллион евро тәшкил итәчәк. Төзелешне тәмамлау һәм производствоны эшләтеп җибәрү, бизнес-план буенча, 2010 ел башына билгеләнгән.
“Кризисның, күзгә бәрелеп торган тискәре якларыннан тыш, уңай моментлары да бар, - дип ышанып әйтте Игорь Носов. – Предприятиеләргә заводлар төзү файдалы, чөнки төзелеш чыгымнары кими. Төзелешкә, гадәттә, 1,5 – 2 ел кирәк, ә бу, аналитиклар фикеренчә, кризисның тискәре йогынтысы аеруча нык сизелә торган вакыт. Дөнья практикасы шуны күрсәтә: теләсә нинди кризистан соң кулланучылар соравы арта башлый. Әгәр сез хәзер төзи башласагыз, әзер продукция нәкъ менә кулланучылар соравы арткан вакытта сатыла башлаячак”.
“Акульчев-Алабуга” ҖЧҖ нең генераль директоры Сергей Акульчев проектны тормышка ашыруга әзерлек барышында ситуациянең бик нык үзгәреп китүен, шулай да чигенергә җыенмауларын әйтеп китте. “Безнең өчен үсешнең бер генә юлы бар: илдә кризис барган һәм базарда конкуренция өчен көрәш кискенләшеп киткән чорда яңа проектларга инвестицияләр кертү”, - диде ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International