Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан делегациясе Харбин шәһәренә китте
2009 елның 17 феврале, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, 2009 елгы Бөтендөнья кышкы универсиадасын ачу тантанасында катнашу өчен, Харбин шәһәренә (Кытай) китте.
Татарстан делегациясе составында - Казан мэры Илсур Метшин, Казанда узачак Универсиада-2013 не оештыру комитеты әгъзалары, шәһәр администрациясе, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы вәкилләре.
Россия студентлар спорт союзы президенты Олег Матыцин белән Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев инде берничә көн Харбин шәһәрендәге конференция һәм утырышларда катнаша. Кытайда булу вакытында Татарстан делегациясе Харбин һәм башка шәһәрләрдәге кайбер спорт объектларын, шул исәптән биатлончы һәм сноубордчылар шөгыльләнә торган тауда чаңгы шуу комплексын карап чыгачак.
Универсиада-2009 да Татарстанны 30 дан артык спортчы тәкъдир итәчәк, алар спортның өч төрендә катнашачак – тимераякта тиз шуу (Яшел Үзәннән Екатерина Лукоянова 500 һәм 1000 метрлы дистанцияләрдә старт ясаячак), хоккей (“Ак Барс” (Казан), Лениногорск һәм Әлмәтнең “Нефтяник” командалары уенчылары), тимераякта синхрон шуу (“Татарстан” командасы).
Кышкы Универсиада-2009 ны ачу тантанасы 18 нче февральдә Мәскәү вакыты белән 14:55 тә “Спорт” каналыннан трансляцияләнәчәк.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз