Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым Автономияле Республикасында эш сәфәрендә

2014 елның 5 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген, 2014 елның 5 мартында, Кырым Автономияле Республикасында эш сәфәрендә. Эш сәфәре кысаларында Кырым Автономияле Республикасы җитәкчелеге  белән очрашулар планлаштырылган.

Көннең беренче яртысында Кырым Автономияле Республикасының Югары Рада Рәисе Владимир Константинов белән әңгәмә булачак.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Кырым Автономияле Республикасы Министрлар Советының Рәисе Сергей Аксенов, Мәҗлес Советы рәисе Рефат Чубаров белән очрашачак. Татарстан Президенты Симферопольнең Җәмигъ мәчетен карыячак һәм Кырымдагы вәзгыять турында Кырым татар халкының аксакаллар шурасы рәисе Гөлшат Ильясов белән сөйләшәчәк дип күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International