Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “Харбинда XXIV кышкы Универсиада үрнәк булырлык итеп оештырылган”
2009 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе
Харбиндагы XXIV кышкы Универсиаданың оештырылуы, бу чараның зурлыгы – үрнәк булырдай. Кичә, 18 нче февральдә, Кытай телеканалларының берсенә биргән интервьюсында бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Шуны искәртик: Татарстан Хөкүмәте башлыгы һәм Татарстан Республикасыннан килгән башка кайбер рәсми затлар 2009 елның 18 нче февралендә Харбиндагы (Кытай) XXIV кышкы Бөтендөнья студентлар уеннарын ачу тантанасында катнаштылар.
2009 ел кышкы Универсиадасында 50 дән артык илдән, шул исәптән Россиядән килгән студентлар катнаша. Россия җыелма командасы составына Татарстан Республикасы студентлары да кергән.
“Кышкы Универсиаданы оештыру мәсьәләсендә Кытай коллегаларыбызга тиешле бәя бирергә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Алар моңа күп көч салганнар”.
Татарстан Премьер-министры сүзләренә караганда, “Кытайда студентлар спортына керткән хезмәт, спорт инфраструктурасы, гомумән, спортка мөнәсәбәт – үрнәк булырлык”. Ул шулай ук кышкы Универсиада-2009 ның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.
Кытайга визиты кысаларында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) президенты Джордж әфәнде Киллиан белән очрашу үткәрде.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев, Казан мэры Илсур Метшин, тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, FISU ның башкарма комитет әгъзасы – Россия студентлар спорт союзы Президенты Олег Матыцин, Казанда узачак Универсиада-2013 не оештыру комитеты әгъзалары катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз