ТР Хөкүмәте башлыгы республиканың “Шнейдер электрик” компаниясе белән партнерлык мөнәсәбәтләренең сыйфатын югары бәяләде һәм алга таба да хезмәттәшлек дәвам итәр, дигән ышаныч белдерде.
Үз чиратында “Шнейдер электрик” компаниясенең Россия һәм БДБ илләре буенча президенты Жан-Луи Стази хәбәр иткәнчә, компания өчен Россия базары күләм буенча дүртенче, Европада Франциядән кала икенче булып тора. Күптән түгел компания Самара һәм Екатеринбургта энергетика предприятиеләрен булдырган.
Түбән Новгородтагы конференция кысаларында түгәрәк өстәлләрдә нотыклар белән Иннополисны җитәкләүче Татарстан Республикасы вице-премьеры Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты ректоры Александр Гасников һәм Иннополис Университетының академик сәясәт һәм югары белем бирү идарәсе проректоры Евгений Бобров чыгыш ясаячаклар.
Татарстан Республикасында сабан культураларын чәчү актив фазада бара. Бүгенгә 1 млн. 38 мең га чәчелгән, бу планнан 61%.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.