Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасы һәм “Хьюлетт-Паккард” хезмәттәшлекне дәвам итәргә уйлый
2009 елның 25 феврале, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Хьюлетт-Паккард” (HP) компаниясенең Россиядәге генераль директоры Оуэн Кристофер Кемп белән очрашты.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының мәгълүмати-аналитик бүлек башлыгы Александр Юртаев, Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәгенең генераль директоры Николай Никифоров һәм аның урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының мәгълүмати коммуникацияләр, мәгълүматны саклау һәм материаль-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Айрат Хәйруллин һәм башка рәсми затлар катнашты.
“Республикага, үз алдына куйган зур бурычларны тормышка ашыру өчен, стратегик партнерлар арасында дөньякүләм танылган җитди компанияләр булдырырга кирәк. “Хьюлетт-Паккард” компаниясе һәм Татарстан бүгенге көндә ышанычлы партнерлар булып торалар һәм алар уртак проектларны тормышка ашырырга әзер”, - дип билгеләп үтте очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов.
Премьер-министр Татарстан белән НР компаниясе арасындагы хезмәттәшлекнең төп юнәлешләрен аерып күрсәтте. Барыннан да элек, бу - мәгълүмати технологияләрне дәүләти, сәнәгый һәм иҗтимагый секторларда, мәгариф һәм кадрлар әзерләү өлкәсендә куллану; компаниянең Казанда төзелеп ята торган ИТ-технопарк һәм Универсиадага әзерлек проектларында катнашуы.
Кемп әфәнде әлеге проектлар белән кызыксынуын һәм компаниянең киләчәктә дә республика белән хезмәттәшлек итәргә һәм Татарстанның югары уку йортлары белән эшне тагын да киңрәк җәелдерергә җыенуын әйтте. “Хьюлетт-Паккард” республика белән инде берничә ел хезмәттәшлек итә. 2005 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм НР компаниясе мәгълүмати технологияләрне үстерү өлкәсендә ниятләр турындагы беркетмәгә кул куйды. Ә 2006 елда Казанда НР ның Россия төбәкләрендәге 7 нче офисы ачылды. Россиядә компаниянең 11 вәкиллеге бар.
Бүгенге көндә НР Татарстанда “Татнефть” ААҖ, “Казаноргсинтез” ААҖ, “Нижнекамскнефтехим” ААҖ кебек зур сәнәгый предприятиеләр белән уртак проектларны, КДУ да цифрлы тигезсезлекне җиңү программасын тормышка ашыра, ә НР җиһазлары һәм программа тәэминаты “Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте” проектын гамәлгә ашыруда кулланыла.
Оуэн Кемп уртак проектларның тагын да күбрәк булырга мөмкин икәнлеген әйтте. “Татарстанда моның өчен кирәкле бөтен ресурслар, уңайлы икътисади һәм бизнес-климат бар”, - диде ул.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз