Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “Татарстанда энергияне сакчыл куллануда уңышлар да, резервлар да бар”
2014 елның 18 марты, сишәмбе
2013 нче елда энергияне сакчыл куллану һәм энергетика нәтиҗәлелеген күтәрү өлкәсендә республика программасын тормышка ашыру нәтиҗәләре һәм 2014 нче елга бурычлар турында бүген ТР Министрлар Кабинеты утырышында фикер алыштылар.
Утырышны ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды, анда шулай ук Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм итү фонды дәүләт корпорациясенең күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин, Фондның генераль директоры Константин Цицин, Россия энергетика министры урынбасары Антон Инюцын катнашты.
Утырышны ачканда ТР Хөкүмәте башлыгы беренче чиратта Мәскәүдән килгән дәрәҗәле кунакларга рәхмәт белдерде. Программаны тормышка ашыру нәтиҗәләрен бәяләп, Илдар Халиков 15 елда ирешелгән уңышларны искәртеп үтте. “Безнең уңышларыбыз да, резервларыбыз да бар”, дип ассызыклады ул.
Аның сүзләренчә, бюджет һәм муниципаль өлкәдәге учреждениеләрдә энергия нәтиҗәлелеген күтәрү буенча эшләр җитәрлек дәрәҗәдә актив бармый. “Исәпләү җайланмаларын урнаштырудан ерак китә алмадык”, - диде ул. Тармак министрлыкларына бу мәсьәләгә ныграк игътибар итәргә кушты.
Республика программасының гамәлгә ашырылуы турында төп докладны ТР вице-премьеры-ТР сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов ясады.
Аның сүзләренчә, Татарстанда барлык дәрәҗәдәге бюджетларның бюджет өлкәсендә энергия чыганаклары өчен түләүгә чыгымы елына якынча 6,5 млрд.сум тәшкил итә. Шул ук вакытта җылылык энергиясен куллануның кимүе күзәтелә, табигый газны куллану күрсәткечләренең кимүе 7% тәшкил иткән, диде ул.
Сергей Степашин үзенең чыгышында, ”Республика эшли белә, анда фәнни потенциал сакланган. Бу булган проблемаларга яңача карарга мөмкинлек бирә”, дип белдерде.
Аның сүзләренчә, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә энергияне сакчыл куллануның бик зур потенциалы салынган. Ул бу өлкәдә энергияне сакчыл куллануны арттыру юнәлешләренең берсе дип, энергия нәтиҗәлелегенә ия йортлар төзелешен атады. Татарстан җитәкчелегенә республиканы энергия нәтиҗәлелегенә ия йортлар күп булган төбәккә әйләндерүне тәкъдим итте.
Утырыш тәмамланганда 2013 елда энергияне сакчыл куллану һәм энергетика нәтиҗәлелеген күтәрү өлкәсендә республика программасын гамәлгә ашыру буенча конкурс җиңүчеләрен бүләкләү булды. Шулай ук “Шнейдер электрик” һәм КДЭУ арасында белем бирә торган хезмәтләр күрсәтү турында килешү имзаланды.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз