Рөстәм Миңнеханов: «Без КХДР белән хезмәттәшлек өчен багланышлар урнаштырырга телибез»

2014 елның 21 марты, җомга

Бүген Татарстан делегациясенең Пхеньянга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Корея Халык-Демократик Республикасы арасында хезмәттәшлек перспективалары буенча фикер алышу өчен КХДР тышкы сәүдә министры Ли Рён Нам белән очрашты.

Очрашу башлануга Татарстан Президенты КХДРга килү мөмкинлеге өчен Корея ягына рәхмәт белдерде. «Без сезгә үзебезнең регион – Татарстан Республикасы турында сөйлисебез, потенциалыбыз турында хәбәр итәсебез килә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Безнең делегациядә хакимият вәкилләре дә, бизнес вәкилләре дә бар, шуңа күрә без хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышырга җыенабыз».

КХДР тышкы сәүдү министры Ли Рён Нам үз чиратында шулай ук Корея ягының хезмәттәшлек белән кызыксынуын белдерде.

Министр сүзләренчә, КХДР белән Россия арасында сәүдә-икътисадый багланышлар Хөкүмәтара дәрәҗәдә дә, региональара дәрәҗәдә дә төзелә. Регионнар дәрәҗәсендә КХДР белән Приморье крае, Хабаровск крае, Амур өлкәсе, Сахалин өлкәсе, Санкт-Петербург хезмәттәшлек итә. Шулай да КХДР белән Россия арасында товар әйләнеше түбән дәрәҗәдә. «Без уртак тырышлыгыбыз белән илләребез арасында сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне яңа, югары дәрәҗәгә күтәрергә тиеш», - дип мөрәҗәгать итте Ли Рён Нам Рөстәм Миңнехановка.

Үз чиратында Татарстан Президенты ышаныч белән билгеләп үткәнчә, Россия белән КХДР арасында күптәннән урнашкан яхшы багланышлар перспектив юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итәргә ярдәм итәчәк. «Мин тулысынча килешәм, безнең сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр дәрәҗәсе түбән, әмма үсеш потенциалы бар, һәм шуңа күрә без сезгә килдек тә», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның икътисадый үсеше турында, республика сәнәгате һәм авыл хуҗалыгы мөмкинлекләре турында сөйләде. «Безнеңчә, АСК – хезмәттәшлекнең тагын бер перспектив юнәлеше», - дип белдерде Р.Миңнеханов.

Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, үткән ел Казанда Универсиада уздырылды һәм КХДР спортчылары Уеннарда югары нәтиҗәләр күрсәттеләр.

«Безнең мөнәсәбәтләр спектры бик киң булырга мөмкин - икътисадта гына түгел, мәгарифтә, спортта, мәдәнияттә дә, - дип ышаныч белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең төп бурыч – үзебез турында сөйләү, сезнең турыда күбрәк белү һәм киләчәк системалы эш өчен багланышлар урнаштыру».

Очрашуга йомгак ясап, Ли Рён Нам Татарстан Республикасының КХДР белән хезмәттәшлектә Россия регионнары арасында алдынгы урын алуын теләде. Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, КХДР белән хезмәттәшлектә республика җитәкчелеге илләр арасындагы күркәм мөнәсәбәтләргә нигезләнәчәк. «Ышанам ки, хакимиятнең федераль органнары да, Россиянең КХДРдагы илчелеге дә безнең уртак планнарыбызны гамәлгә ашыруда максималь ярдәм күрсәтәчәкләр», - дип йомгак ясады Татарстан Президенты.

Татарстан делегациясе әгъзалары шулай ук Азатлык монументына чәчәкләр салдылар. Бу – Икенче бөтендөнья сугышы чорында Корея ярымутравын азат итүдә һәлак булган совет гаскәриләренә атап 1946 елда салынган һәйкәл. Монумент буенча экскурсия барышында Рөстәм Миңнехановка һәйкәл һәм азатлык хәрәкәте тарихы турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International