Бүген Корея Халык-Демократик Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике эре предприятиедә булды, болар – керамик материаллар һәм техник майлар җитештерү заводлары. Татарстан Республикасы Президентын Россия Федарациясенең КХДРдагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Тимонин озата йөрде.
Тэдонган керамик әйберләр заводы 2011 елда «чучхе» принциплары – үз-үзеңә таяну нигезендә төзелгән. Предприятие үз чималын куллана, ә кирәкле энергия КХДРда чыгарыла торган ташкүмердән эшләп чыгарыла. Заводта төрле керамик тышлау плиткасы, декоратив кирпеч, чирәп түбә материалы, коры төзелеш материаллары җитештерелә.
Заводта булганда Татарстан Президентына предприятие турында сөйләделәр һәм продукция үрнәкләрен күрсәттеләр. Шуннан соң кунакларга җитештерү линияләре буенча экскурсия уздырдылар. Рөстәм Миңнехановка һәм делегация әгъзаларына заводка үзәк идарә бүлмәсен күрсәттеләр, анннан хезмәткәрләр компьютерлар ярдәмендә җитештерү барышын тикшереп торалар.
Экскурсия азагында Рөстәм Миңнеханов мөхтәрәм кунаклар кенәгәсендә язу калдырды: «Барлык хезмәт ияләренә яңа уңышлар телибез».
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов техник майларны яңадан эшкәртүче Сынрий заводында булды. Монда база майларыннан төрле утырымнар ярдәмендә майлау материаллары җитештерәләр. Шулай ук полимер материаллардан төрле савытлар ясыйлар.
Бүген Татарстан Президенты һәм республика делегациясе әгъзалары 1950-1953 еллардагы Ватанны азат итү сугышында җиңү музеенда булдылар.
Музей буйлап экскурсия барышында Татарстан делегациясенә СССР халкы тарафыннан КХДРда азатлык хәрәкәтенә ярдәмгә багышланган экспозиция өлешен күрсәттеләр. Махсус бүлмәдә кунаклар әйләнмәле платформага урнаштырылган үзәктә утыралар, ә ул әйләгәндә гид аларга сугыш барышы турында сөйли. Рөстәм Миңнеханов музей җитәкчелегенә экскурсия өчен рәхмәт белдерде һәм мөхтәрәм кунаклар кенәгәсендә язу калдырды.
Эш сәфәренең беренче көне азагында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында КХДР һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палаталары арасында Татарстан Республикасы һәм КХДР палаталарының үзара хезмәттәшлеге турындагы килешүгә имза салынды. Бу имзаларны ике палата җитәкчесе - Ли Хак Квон һәм Шамиль Агиев салды.