РФ Генераль прокуроры Юрий Чайка: җирле дәрәҗәдә прокурорлар коррупциячел фактларны ачуга җитәрлек игътибар бирмиләр

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Прокуратурасы бинасында (Кремль, ур. 14) 2013 елда Идел буе федераль округы прокуратурасы органнарының эш йомгаклары һәм законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән чаралар буенча оператив киңәшмә уздырылды.

Киңәшмәне Россия Федерациясе Генераль прокуроры Юрий Чайка алып барды. Чарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия Федерациясе Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар катнашты.

Киңәшмәне ачып, Юрий Чайка хәбәр иткәнчә, узган ел прокурорларның бөтен көче социаль һәм икътисадый өлкәләрдә хокук бозуларга каршы күзәтчелек чаралары уздыруга юнәлде, вәкаләтле органнар белән үзара хезмәттәшлек тәэмин ителде һәм закон бозу фактларына оператив мөнәсәбәт күрсәтелде.

2013 елда прокурорлар көче белән гражданнарның хокуклары торгызылды, акчалата компенсацияләр түләнде. 65%ка каршылык күрсәтелгән хокукый актлар саны артты, гаепле затлар өчтән бергә артык санда административ җаваплылыкка тартылды, судка гаризалар саны 18%ка артты.

Юрий Чайка сүзләренчә, күзәтчелек эшчәнлеге эшендә дә җитешсезлекләр булган.

Җирле дәрәҗәдә прокурорлар коррупциячел фактларны ачуга җитәрлек игътибар бирмиләр, муниципаль закон чыгару актларын камилләштерү буенча тәкъдимнәрне сирәк кертәләр, диде ул.

Предприятиеләр һәм оешмалар тарафыннан хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләү буенча бурычлар белән эшләр дә кискен килеш кала бирә. 2014 ел башланганда Идел буе федераль округында оешмаларның хезмәткәрләргә бурычлары 300 млн. сумнан артып киткән. Татарстан Республикасында иң зур күрсәткеч теркәлгән – 67 млн. сум (бурычның төп өлеше – авиа йөртүләр өлкәсендә, 62 млн. сум).

Озак төзелүче объектлар саны кимүгә һәм өлешле төзүдә катнашучыларның (9 мең кеше) хокуклары торгызылуга карамастан, Юрий Чайка билгеләп үткәнчә: кайбер очракларда күзәтчелек чаралары соңга калган. Бары тик ярты елдан соң гына Пенза крае прокуратурасы край бюджетыннан проблемалы төзелешне тәмамлауга 155 млн. сум акчаны максатка яраксыз файдалану факты буенча чара күргән.

Идел буе федераль округына миграция йөкләнеше бик зур, дип белдерде аннары Юрий Чайка. Чит ил кешеләренең законсыз рәвештә илгә килүләре милләтара киеренкелек тудыра һәм дини нигездә экстремизм күренешләрен китереп чыгара, дип саный Юрий Чайка.

РФ Генераль прокуроры сүзләренчә, бүген дини экстремизмны профилактикалау программаларын финанслауга тиешле игътибар бирелми.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, синтетик наркотиклар, тарту катышмаларының яңа төрләрен тарату проблемасы да сакланып кала, бигрәк тә балигъ булмаганнар арасында.

Тулаем Юрий Чайка прокурорлар эшчәнлеген активлаштыруны таләп итә торган мәсьәләләргә тукталды һәм прокуратура органнарының хокук яклау, коррупциягә каршы һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш функциясенә игътибар итәргә өндәде, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту бурычларын хәл итүне таләп итте.

Төп нотык белән Россия Федерациясе Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев чыгыш ясады.

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International