Татарстан Президенты: Бер кеше дә закон яклавыннан мәхрүм булмаска тиеш, моңарда прокурор күзәтчелегенең роле зур

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында, һәм гомумән Идел буе федераль округында, легаль булмаган эмиграция мәсьәләсе кискен тора, миграцион агымнарны күзәтү буенча җитди эш алып барыла. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2013 елда Идел буе федераль округы прокуратурасы органнарының эш йомгаклары һәм законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән чаралар буенча оператив киңәшмәдә белдерде. Оператив киңәшмә Казанда, ТР прокуратурасы бинасында (Кремль, ур. 14) узды, аны Россия Федерациясе Генераль прокуроры Юрий Чайка алып барды. Чарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия Федерациясе Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев һәм башкалар катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты киңәшмәдә катнашучыларны сәламләү сүзендә 2013 ел Татарстанда Универсиада билгесе астында узуын билгеләде. Бергәләшеп без җәйге студентлар Уеннарында комплекслы куркынычсызлыкны һәм иҗтимагый тәртипне саклый алдык, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, бу эшкә прокуратура органнары да зур өлеш керте. ТР Президенты прокуратура хезмәткәрләренә тагын бер кат үткәргән эшләре өчен рәхмәт җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов кыскача республиканың социаль-иҗтимагый хәле турында хәбәр итте. Рустам Минниханов вкратце рассказал о социально-экономическом положении республики. Татарстан занимает лидирующие позиции по многим показателям в Приволжском федеральном округе.

Аерым ТР Президенты Татарстанда мәдәни мирасны саклауга бирелгән игътибар турында сөйләде. Казанның тарихи үзәген торгызуда зур эш алып барыла, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. “Тәҗрибә шуны күрсәтте: мәдәни мирас һәйкәлләрен саклау мәсьәләсендә прокуратура ярдәме безгә бик кирәк. Аның катнашы белән бу юнәлештә зур эш башкарылды. Прокурор реакциясе чаралары аркасында без мәдәни мирасны саклап кына калмыйча, халыкның бу мәсьәләгә мөнәсәбәтен дә үзгәртәбез".

Рөстәм Миңнеханов шулай ук 2013 елда Казанда мәдәни мирасны саклау темасына багышланган ИФО прокурорлары семинары уздырылганын искәртте.

Безнең төп бурычыбыз - гражданнар тормышы сыйфатының дәрәҗәсен һәм аларның социаль иминлеген, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов,  дәүләт хакимияте органнарын бәяләүнең төп критерийларының берсе - гражданнар ягыннан ышаныч. Бер кеше дә закон яклавыннан мәхрүм калырга тиеш түгел, дип саный ТР Президенты, һәм моңарда прокурор күзәтчелегенең роле зур.

“Еш кына кешеләр үз хокукларын торгызу буенча мөмкинлеген нәкъ менә прокуратура эшчәнлегендә күрәләр. Гражданнарның прокуратурага мөрәҗәгатьләре саны артуы моңа дәлил булып тора”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Бигрәк тә легаль булмаган миграция мәсьәләсе кискен тора, дип хәбәр итте ТР Президенты, миграция агымнарын тикшерү буенча җитди оператив эш алып барыла. 2013 елда чит ил гражданнарын илдән чыгару буенча карарлар саны дүрт мәртәбә артты, илгә керү рөхсәт ителми торган чит ил гражданнарының саны өч мәртәбә артты, законсыз миграция фактлары буенча җинаять эшләре 4 мәртәбә күбрәк кузгатылган. Шул ук вакытта гамәлдәге легаль булмаган миграциягә каршы хокукый механизм һәрвакыт кирәк хәтле эшләмәвен танырга кирәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Гомумән, бүгенге киңәшмә - эшчәнлеккә йомгак ясау өчен яхшы мөмкинлек ул. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International