Рөстәм Миңнехановка Казанда 2014 елның 16-20 маенда узачак WorldSkills эшче һөнәрләре милли чемпионатына әзерлек турында сөйләделәр

2014 елның 28 марты, җомга

2014 елның 16 маеннан 20 маена кадәр Казанда WorldSkills эшче һөнәрләре милли чемпионаты узачак. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка чарага әзерлек турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сөйләде.

WorldSkills эшче һөнәрләре милли чемпионатына әзерлек мәсьәләсе буенча киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Чемпионат 35 эшче һөнәре буенча уздырылачак. Анда махсус урта уку йортлары студентлары һәм укучылары катнашачак – барлыгы 500ләп кеше. Моннан тыш, чемпионатка Россия регионнарыннан һәм чит илләрдән чакырылган кунаклар киләчәк.

14-15 май көннәрендә катнашучылар киләчәк һәм теркәләчәк. WorldSkills эшче һөнәрләре милли чемпионатын ачу тантанасы 16 майда Универсиада авылының ХМҮдә узачак. Төп өлеше – ярышлар –17-19 майда узачак («Казан ярминкәсе» КҮ территориясе). Ябу тантанасы 20 майда булачак.

2019 елда Казанда WorldSkills Competition халыкара чемпионатын уздыруга хокук белдерү кампаниясе турында «Казан 2013» башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров хәбәр итте. Ул искә төшергәнчә, WorldSkills International (WSI) – халыкара коммерциячел булмаган ассоциация, аның максаты – бөтен дөнья буенча һөнәри әзерлек һәм квалификация статусын һәм стандартларын арттыру. WSI 1946 елдан бирле эшләп килә, бүген аңа 67 ил керә, шул исәптән Россия Федерациясе дә.

WorldSkills Competition чемпионаты ике елга бер уздырыла (2011 – Бөекбританиядә, 2013 – Германиядә, 2015 – Бразилиядә, 2017 – Берләшкән Гарәп Әмирлегендә).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International