Владимир Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу уздырды

2014 елның 1 апреле, сишәмбе

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу уздырды. Очрашуда икътисадның инвестицион өлеше турында сүз барды.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, узган елда төп капиталга инвестицияләр 520 млрд.сум тәшкил итте. Үсеш 5,5 процент тәшкил итте. "Нефть эшкәртүдә яхшы нәтиҗәләр бар, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. - Әле яңа гына техник регламентка тәңгәллек турында нәтиҗә алынган. 2016 нчы елга эшкәртү тирәнлеге 98 процент булачак. Быел без гидрокрекинг һәм майларны эшләтеп җибәрәбез”.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов шулай ук "Алабуга" МИЗ үсеше турында хәбәр итте.

"Махсус икътисадый зонада яхшы проектлар гамәлгә ашырыла, - дип әйтте ул. - Бүгенге көндә бездә 41 резидент бар. Инвестицияләр 100 миллиардтан арта, аның 50 миллиардыннан артыгын инвесторлар кертте".  

Татарстан Президенты сүзләренчә, индустриаль парклар буенча эш яхшы гына бара, хәзер республикада кече һәм урта бизнес үссен өчен, һәр муниципалитетта индустриаль парк булдыру эше алып барыла.

"Гомумән әлегә кече һәм урта бизнес өлеше - 25 процент, әмма без куйган максат - 30–35, һәм аны 40 процентка җиткерү, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. - Бу өлкәдә эшлисебез бар әле".

Рөстәм Миңнеханов Россия Президентына Кырымга эш сәфәре турында сөйләде. Ул анда өч мәртәбә барып кайтты.

"Мин сезгә җиткерергә һәм сездән ризалыгыгызны алырга тиешле җитди мәсьәләләр бар", - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, 70 ел элек Кырым татарларын репрессияләгәннәр. Ул, җитди әхлакый ярдәм буларак, 1991 елның апреленнән гамәлдәге "Репрессияләнгән халыкларны реабилитацияләү турында”гы законны Кырым татарларына карата да куллануны тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Владимир Путинга Кырым татарларының Россия Президенты белән очрашырга, аңа планнары турында сөйләргә, үз карашларын җиткерергә теләгәннәрен әйтте.

Очрашуның тулы стенограммасы  Россия Федерациясе Президентының рәсми сайтында http://www.kremlin.ru/news/20671

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International