Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә, анда ул "Яңа проектларны эшләтеп җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы"ның (АСИ) Күзәтчелек советы утырышында катнашачак. Чара Ново-Огаревода узачак. АСИ Күзәтчелек советында катнашучылар милли рейтинг һәм Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышы мәсьәләләре турында сөйләшәчәкләр, дип көтелә.
АСИ төзегән регионнарның инвестицион кызыклылыгы буенча милли рейтингны төзү өстендә эш Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә алып барыла.
Моннан тыш, бүген Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтчелек советы утырышында, 2019 нчы елда WorldSkills һөнәри осталык дөнья чемпионатын уздыру өчен, Россиядән гариза формалаштыру турында мәсьәлә каралачак.