Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләре “Дубай Ворлд Централ” компаниясе вице-президенты Тахнун Саиф белән очрашты
2014 елның 8 апреле, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы вәкилләре “Дубай Ворлд Централ” (Dubai World Central, DWC) компаниясе вице-президенты Тахнун Саиф белән очрашты.
Очрашу Дубайда ел саен уздырыла торган IV инвестиция форумы (Annual Investment Meeting, AIM) кысаларында узды.
Dubai World Central (DWC) – зур күп фазалы комплекс, аэропорт яны зонасын нәтиҗәле файдалануның иң яхшы үрнәкләренең берсе.
Татарстан Республикасы өчен Dubai World Central аэрополислар модельләре үсешендә дөнья тәҗрибәсен өйрәнү үрнәге сыйфатында кызыклы.
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.