Татарстан Президенты кыскача "Алабуга" МИЗ үсеше турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, биредә бүген 41 резидент бар, шуларның унысында производство эшләп килә. Рөстәм Миңнеханов Россия икътисад министрлыгына һәм "Махсус икътисадый зоналар" ААҖнә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Президенты ассызыклаганча, бүген республика территориясендә инде ике махсус икътисадый зона үсеп килә - "Алабуга" МИЗ һәм "Иннополис" техник-кертү тибындагы махсус икътисадый зона.
"Ышанам ки, махсус икътисадый зоналарга федераль һәм республика бюджетыннан кергән инвестицияләр акчалата гына түгел, ә заманча технологияләр, яңа һөнәрләр, яңа эш урыннары, шулай ук хезмәт күрсәтү һәм импортны алыштыру процессы буларак илебезгә кире кайтачаклар", - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Казанда Пушкин исемендәге концерт залында МХО буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, Татарстан Республикасы буенча элеккеге федераль инспектор, легендар генерал Ренат Тимерҗанов белән хушлашу тантанасы узды.
Гражданнар панихидасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Эчке эшләр министрлыгының РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлекне җайга салуны җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов, Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең элеккеге башлыгы (1998-2004 елларда) Александр Гусев, Ренат Тимерҗановның туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре катнашты.