Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның Космонавтика көне белән котлавы
2014 елның 12 апреле, шимбә
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Татарстанлыларны Космонавтика көне белән котлады.
“Кадерле татарстанлылар! – дилә котлау текстында. Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм үз исемемнән сезне чын күңелдән Космонавтика көне белән котлыйм!
Ярты гасыр элек кеше беренче тапкыр галәмгә очкач, бу вакыйгага дөнья шаккатты. Мондый мөһим вакыйга космонавтика тарихында алга китеш булды. Бу батырлык безнең цивилизация үсешендә яңа эраны ачып җибәрде, безнең ил галәм киңлекләрен үзләштерүдә әйдәп баручыга әверелде.
Илебез космонавтикасының тарихи казанышларына мөрәҗәгать итү киләчәк өчен кирәк: белем бирүдә уңышлар, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, фундаменталь тикшеренүләр һәм яңа ачышлар, фәнни-техник прогресс һәм илебез иминлеге өчен.
Татарстан җитәкчелеге космонавтика үсешенә зур әһәмият бирә. Республика предприятиеләре продукциясе ракета йөртүчеләрдә һәм планетатара станцияләрдә киң кулланышта. Галимнәр һәм педагогларның халыкара интеллектуаль тирәлектә лаеклы урын алырга омтылуларын гамәлгә ашырып, республика киләчәктә дә үзенең фәнни-мәгариф һәм технологик көчен арттырачак, шул исәптән авиакосмос тармагында да. 2013 елның җәендә Казан (Идел буе) федераль университетының В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе базасында ачылган “Планетарий” фәнни-мәгариф комплексы милли галәм мирасын саклауда һәм арттыруда көченнән килгәнчә өлеш кертергә тиеш.
Космонавтика көне – үзләренең талантлары белән галәм тармагының бик тиз үсешенә ярдәм иткән кешеләр өчен зур бәйрәм. Очучы-космонавт һөнәреннән дә батыр һәм кыю һөнәр юк. Алар алдынды баш иеп, аларның батырлыкларына, көчләренә, акылларына сокланып, киләчәктә дә Галәм исемле иксез-чиксез океанны яулауда уңышлар телибез!
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков”.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз