Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясенең 2014 нче елның 11 нче апреленә булган мәгълүматы буенча, 2014 нче елның 1 нче кварталында төзелеш тармагында 11 гадәттән тыш хәл теркәлгән, аның 7се эшчеләр командировкага барганда юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә килеп чыккан. Калган 7сенең 5се биеклектән егылу һәм 2се предметлар җимерелү нәтиҗәсендә булган. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың бөтен муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырда. Чарада Татарстан республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Тармакта хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәү турында хәбәр иткәндә, Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, 2014 нче ел башыннан Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 312 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен, 2 млн 660 мең сумга 91 карар чыгарылган, шул исәптән 1 млн 40 мең сумга 31 карар инвестицион торак төзелеше буенча һәм 20 мең сумга 5 карар социаль ипотека объектлары буенча. Бүгенгә республикада 810 мең сумлык штраф түләттерелгән.
Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган айлык кысаларында муниципаль берәмлекләр республиканың төзелеш оешмалары белән бергә тематик семинарлар, күргәзмәләр, түгәрәк өстәлләр, сморт-конкурслар уздыра. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Россия Төзүчеләре профсоюзы һәм Татарстан Республикасы Төзүчеләр берлеге белән бергә кичә “ТР төзелеш тармагының хезмәтне саклау һәм хезмәт законнарын иң яхшы белүчеләре-2014” исеменә “КВН” VIII һөнәри смотр-конкурсын уздырган.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков республиканың төзелеш мәйданчыкларындагы куркынычсызлык техникасын үтәү белән бәйле вазгыятьне шәрехләп, ТР Төзелеш министрлыгы тарафыннан башкарыла торган җитди эшкә карамастан, сизелерлек нәтиҗә күренми, диде. “Димәк, башка механизмнар, проблемага башкача якын килү юллары булырга тиеш”.
Илдар Халиков искәртеп үткәнчә, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошинга төзелеш объектларында куркынычсызлык техникасын үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырырга кушылган.
“Әгәр дә безнең төзелеш мәйданчыкларында һаман да кешеләр һәлак булса, тармакта үлемгә китергән очраклар артса, тематик чаралар һәм конкурслар уздыру вакытны бушка үткәрү генә була ала”, - дип саный Илдар Халиков. Шул ук вакытта, ул билгеләп үткәнчә, башка тармакларда производствода үлем очракларының кимү тенденциясе билгеләнелә.