Рөстәм Миңнеханов: “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖ - республикага иң эре салым түләүчеләренең берсе

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе

Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе Татарстан икътисадының үсеш ноктасы булып тора, һәм монда “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖ лидер позициясендә тора. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов компания акционерларының еллык җыелышында белдерде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген “Түбән Кама нефтьхимиясе” ААҖ дөньда полистирол җитештерүчеләрдән эреләренең берсе булып тора. Без 12 ел дәвамында ел саен яңа заманча зур тонналы производстволар ачабыз, һәм бүген “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖдә шулай ук ачылу тантанасы – полистирол производствосының дүртенче линиясен эшләтеп җибәрү узды, - дип искәртте ТР Президенты.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, бүген “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖ базасында көчле нефть химиясе кластеры формалаштырылган. Сүз производствоны ике, өч тапкыр арттыру, 1 млн. тонналык яңа комплекс төзелеше турында бара, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, бүген республикага икътисад үсешенең 5-6 процентлы темпына чыгарга кирәк. “Без 1-2 процент чигендә генә үсә алмыйбыз. Бу безнең өчен әз”, - диде ул.

“Түбән Кама нефть химиясе” ААҖ республика өчен эре салым түләүчеләрнең берсе булып тора, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Катлаулы икътисади вазгыятькә карамастан, 2013 нче елда компания 6,1 млрд. сум күләмендә чиста табыш алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International