Чаллыда төзелеш, юл-урам челтәрен реконструкцияләү һәм төзекләндерү, яңа трамвай линиясен төзү, шулай ук сәнәгать мәйданчыкларын үстерү мәсьәләләре буенча уиңәшмәне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Киңәшмә Чаллыдагы ИТ-парк мәйданчыгында үтте.
Киңәшмәне ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген шәһәрне инфраструктура белән тәэмин итү, сәнәгать мәйданчыкларын үстерү мәсьәләләре шәһәр өчен бик мөһим. 2013 елда Казанда җәйге Универсиада үткәрелгәнгә, безгә вакыт һәм ресурслар җитмәде, дип әйтте ул, әмма хәзер без берничә мәсьәләне карадык һәм алга таба үсеш этапларын билгеләдек.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук ассызыклаганча, Чаллыда бик әйбәт ИТ-парк ачылды, аның мөмкинлекләрен максималь рәвештә кулланырга кирәк. Мин ИТ-паркның бөтен мәйданчыклары да кулланылмаганга борчуымны белдердем, дип билгеләде ул, һәм мәсьәлә тиз арада төзелеш-монтаж эшләрен тәмамлауда гына түгел, ә яңа резидент компанияләрен җәлеп итүдә дә. ТР Президенты шулай ук ИТ-парк хезмәткәрләренә күп фатирлы йорт төзелгәне турында искәртте (арендалы), аны агымдагы елның август аенда гамәлгә кертергә тиешләр.
Шулай ук ИТ-паркка транспорт белән барып җитүне дә тәэмин итәргә кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Объектларны төзү һәм реконструкцияләү турында нотык белән Чаллы шәһәре мэры Васил Шәехразиев чыгыш ясады. Ул кыскача 2014 елның январь-мартында шәһәр округы үсешенең нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Беренче кварталда җитештерелгән продукция күләме 37,4 млрд. сум тәшкил итте. Шәһәрдә уртача эш хакы - 24 мең сум. Эш хакы буенча бурычлар юк.
Хезмәт ресурсы - 376,3 мең кеше. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 2,3 мең кеше хисапта тора. Вакансияләр саны - 4,7 мең.
Юлларны төзекләндерү мәсьәләсенә килгәндә, Чаллы шәһәрендә җитди проектларның берсе - Челнинка елгасы аша күпер төзеп, Элеватор Тавына юлны реконструкцияләү. тагын бер мөһим проект - шәһәрнең төньяк-кынчыгыш өлешендә яңа трамвай линиясен төзү (финанслау күләме - 530 млн. сум). Яңа трамвай тармагын төзүне агымдагы елның декабрь аенда тәмамларга тиешләр. Бу шәһәр халкының шәһәрнең иске өлешеннән яңа өлешенә йөрүне тизләтәчәк.
Васил Шәехразиев шәһәрдә балалар бакчаларына чиратны бетерү өчен нинди чаралар үткәрелгәне турында хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, 10 июнь көнне шәһәрдә бер үк вакытта биш балалар бакчасы ачылачак, 1979 елдан бирле мондый хәл булганы юк иде әле.
Чаллыда мәктәпләрне капиталь ремонтлау кысаларында 8 объектны төзекләндерү каралган, финанслау күләме – 302,4 млн. сум.
Моннан тыш "Дельфин" бассены һәм "Яр Чаллы" балалар-яшь үсмерләр спорт мәктәбе капиталь ремонтланачак.
Рөстәм Миңнехановка шулай ук Мәләкәс артында 300 урынга трансформацияләнә торган заллы күп функцияле үзәк төзеләчәге турында хәбәр иттеләр.
Татарстан Президенты киңәшмә барышында кайбер объектлар төзелеше туктап торуның сәбәпләре турында сорады. Ул шулай ук ТР Икътисад министрлыгына робототехника үзәген үстерү проектын әзерләүне йөкләгәне хакында хәбәр итте ("КАМАЗ" ААҖ белән берлектә). Рстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин белән алдан проектта катнашуга ризалык алынган.