Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына эш визиты белән килде. Визит Синьцзян-Уйгыр автономия районының үзәге Урумчи шәһәреннән башланды.
Татарстан делегациясе составына шулай ук ТР вице-премьеры - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, "Татнефть" генераль директоры Наил Маганов, "ТАИФ" директорлар советы рәисе Рөстәм Сүлтиев, "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ Рафинат Яруллин, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев бар.
Визитның эшлекле программасы иртәгә Урумчиның инновацион һәм икътисадый зоналары белән танышудан башланачак. Рөстәм Миңнеханов СУАРның эшмәкәрләренә Татарстан Республикасының икътисадый потенциалын тәкъдир итәчәк.
Визит программасында шулай ук Рөстәм Миңнехановның ККП ҮКның Политбюро әгъзасы - Синьцзян-Уйгыр автономия районының ККПнең партия комитеты секретаре Чжан Чуньсян белән очрашу һәм хезмәттәшлек турында килешү имзалау каралган.
Татарстан Президенты Урумчиның алдынгы предпритиеләренә барачак һәм Синьцзян-Уйгыр автономия районының татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашачак. 16 апрель көнне визит пекинда дәвам итәчәк.