Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясенең Кытайга эш сәфәре кысаларында Урумчида республиканың инвестицион һәм икътисади потенциалы презентацияләнде. Чарада Кытай компанияләренең якынча 170 вәкиле булды, анда Татарстанның алдынгы предприятиеләре җитәкчеләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
Презентацияне Синьцзян-Уйгыр автономияле районының Халык хакимияте рәисе урынбасары Ши Даган ачты. Ул Татарстан делегациясе вәкилләрен сәламләде һәм июльдә Синьцзян-Уйгыр автономияле районы бизнес-даирәләре делегациясенең Татарстанга җавап визиты планлаштырылуын хәбәр итте. Ши Даган республика делегациясенә әлеге визитта уңышлар теләде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов презентациядә катнашучыларны сәламләп, аларга, республикага күрсәткән игътибарлары өчен, рәхмәт белдерде. “Бүгенге очрашу барышында эшлекле даирә вәкилләре багланышлар өчен яңа юнәлешләр ачар, уртак проектлар турында килешер, дип өметләнәм”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ул ассызыклаганча, Татарстан Республикасы җитәкчелеге Россия-Кытай мөнәсәбәтләре кысаларында ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген югары бәяли. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Кытай һәм Татарстан хезмәттәшлеге актив үсә. “Без күп тапкырлар делегацияләр белән алмаштык, республикада КХР генераль секретаре Ху Цзиньтао булды. Быел мартта без Синьцзян-Уйгыр автономияле районы делегациясен кабул иттек”, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, республика берничә Кытай провинциясе белән хезмәттәшлек итә, Пекинда Татарстанның вәкиллеген ачу планлаштырыла.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, CNCEC Кытай корпорациясе Татарстанда “Аммоний” проектын тормышка ашыруда катнаша.
Кытай эшчеләре Татарстанның төзелеш объектларында уңышлы эшли. Казан һәм Өремче арасында туры авиалинияне торгызу планлаштырыла, ә Татарстан һәм Синьцзян-Уйгыр автономияле районы аша “Европа – Көнбатыш Кытай” транспорт коридоры узачак.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Урумчида яшәүче татар диаспорасы вәкилләре – Татарстан һәм Синьцзян-Уйгыр автономияле районы арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлеген үстерү өчен яңа арадашчылар.
“Безнең мөмкинлекләребез бик зур, кызганычка каршы, әлегә без аларны тулы күләмдә кулланмыйбыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Без Кытай бизнесменнарының Россиядә эшләү өчен старт мәйданчыгы буларак Татарстанны сайлаулары белән кызыксынабыз”.
“Без халыкара хезмәттәшлекне актив үстерәбез һәм Синьцзян-Уйгыр автономияле районы вәкилләре белән хезмәттәшлекне киңәйтергә шат булабыз, - дип белдерде Татарстан Президенты чыгышы соңында. – Сезне түземсезлек белән Казанда көтеп калабыз”.
Татарстанның авыл хуҗалыгында инвестицион мөмкинлекләре турында вице-премьер – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде. ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов республиканың икътисады үсеше һәм инвесторлар өчен ТРның өстенлекле яклары турында хәбәр итте. Ул ассызыклап үткәнчә, Татарстанның өстенлеге – бөтен Россия буйлап үсеш алган сату базары, бюрократия киртәләренең әз булуы, инвесторларның Хөкүмәт белән туры элемтәсе, салым преференцияләре, квалификацияле кадрларның булуы. “Безнең республикага рәхим итегез. Без сезгә Татарстанга керткән инвестицияләрегезнең уңышлы булуында ярдәм итәргә әзер”, - дип мөрәҗәгать итте Линар Якупов Урумчи эшмәкәрләренә.
“Иннополис” МИЗ” ААҖ генераль директоры Игорь Носов республикада булдырыла торган IT-шәһәр турында сөйләде. “Татарстан һәм Казан IT-компанияләр югары класслы белгечләрне җәлеп итә алырлык иң яхшы урын булып тора, - диде Игорь Носов. - Ә Кытай компанияләре безнең өчен шундый зур масштаблы проектларны нинди вакыт эчендә тормышка ашырып булуын күрсәтә торган үрнәк”.
Бүген Татарстан делегациясе вәкилләренең Урумчи һәм Синьцзян-Уйгыр автономияле районы бизнесменнары белән очрашулары планлаштырылган.