Кытайда трансформаторлар җитештерүче Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә тели

2014 елның 15 апреле, сишәмбе

Трансформаторлар һәм элект челтәре җиһазларын җитештерүче лидерларның берсе - ТВЕА Кытай компаниясенең Татарстан Республикасы предприятиеләре белән хезмәттәшлек итәргә һәм  ТР территориясендә үз производствосын ачарга теләге бар. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендә Татарстан делегациясенең Урумчида ТВЕА заводына һәм штаб-квартирасына барулары кысаларында белдерелде. 

Компания шулай ук "чиста" энергетика һәм яңа материаллар җитештерү белән шөгыльләнә, аерым алганда, поликристал кремние һәм югары чисталыктагы алюминий.

ТВЕА подстанцияләрне, электр станцияләрен, электр үткәрү линияләрен җиһазлый.

Бүген Урумчида Татарстан делегациясе вәкилләренә заводта югары вольтлы трансформаторлар производствосын күрсәттеләр.  продемонстрировали завод по производству высоковольтных трансформаторов. Югары чисталыклы цехаларда көчәнешләре 1 миллион вольтка җитүче трансформаторлар чыгаралар. Биредә әзер продукцияне сынау өчен тулысынча экранланган лаборатория бар. 

Әлеге заводта 2 мең хезмәткәр эшли, ә ТВЕАда барлык эшләүче кешеләр саны 20 мең тирәсе. Завод янында компания хезмәкәрләре өчен торак кварталлар урнашкан, киң социаль инфраструктура, парклар, фитнес үзәкләр бар. .

ТВЕА җитәкчелеге белән очрашуда ТВЕА ААҖ Идарә рәисе Чжан Синь компаниянең Татарстан компанияләре белән эшләргә теләге булганын белдерде - энергетика объектларын җиһазлау, республикада яңа производство төзү аша да.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында компаниянең технологияләр ягыннан, продукция җитештерү күләме, җитештерүне оештыру ягынна югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Р.Миңнеханов сүзләренчә, Татарстанда үстерелгән сәнәгать, шуңа күрә республиканың энергетиканы үстерүдә иһтыяҗ бар, ә ТВЕА компаниясе бу өлкәдәге проектларны гамәлгә ашыруда катнаша алыр иде.

Татарстан Президенты, ТР территориясендә ТВЕА  гамәлгә ашыра алырлык перспектив проектларны билгеләү өчен, эшлекле төркем оештырырга йөкләде. «Безгә проектны гамәлгә ашыруның сыйфаты, бәясе һәм тизлеге әһәмиятле. Һәм безнең тәкъдимнәрегезне игътибар белән карарга теләгебез бар», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук ТВЕА компаниясенә, Россия базарына чыгу өчен, Татарстанда үз производстволарын ачу тәкъдимен карарга өндәде.

Очрашуны йомгаклап, ТР Инвестиион үсеш агентлыгы һәм ТВЕА компаниясе арасында меморандум имзалау булды. Меморандум буенча уртак эш төркемен оештыру һәм компания белгечләренең якын арада Татарстанга килүләре каралган. Алар Татарстан предприятиеләренең җитәкчеләре белән мөмкин булган проектлар турында сөйләшәчәкләр.  

Шулай ук бүген Урумчига эш визиты кысаларында Татарстан делегациясе Синьцзян халыкара күргәзмә үзәгендә булдылар - Кытайдагы күп функцияле күргәзмә комплексларының иң эреләреннән берсе. Ел саен биредә 50дән артык күргәзмә үткәрелә. Күргәзмә үзәгендә үткәрелә торган төп чара - ЭКСПО "Кытай-Евразия".

Үзәк янында буддачылар гыйбадәтханәсе урнашкан һәм парк бар, ул туристларны җәлеп итү үзәгенең берсе. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International