Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Россельхозбанк” ААҖ идарәсе рәисе урынбасары Кирилл Левин белән очрашты
2014 елның 15 апреле, сишәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм “Россельхозбанк” ААҖ идарәсе рәисе урынбасары Кирилл Левин бүгенге очрашуда эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме чаралары турында фикер алыштылар. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда “Россельхозбанк” ААҖнең Кече бизнес департаменты вәкилләре, шулай ук ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Икътисад министрлыгы вәкилләре катнашты.
Илдар Халиков, аерым алганда, “Россельхозбанк” ААҖ җитәкчелегенең Казанга килүе киләчәктә мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итәчәк, дигән ышаныч белдерде.
“Бүгенге көндә кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм кирәклеген дәүләт хакимияте органнарыннан тыш, эшмәкәрләр белән эшләүче структуралар, аеруча банкларның аңлавы безнең өчен бик мөһим”, - диде Илдар Халиков. Аның сүзләренчә, бүген кече һәм урта эшмәкәрлек– ул эш урыннары, гарантияле хезмәт хакы, бу гомумән гражданнарның социаль якланган булуын һәм дәүләтнең тотрыклылыгын тәэмин итә. Татарстанда бу мәсьәләгә һәрвакыт җитди игътибар бирелде, диде ул.
Үз чиратында, Кирилл Левин, “Россельхозбанк” ААҖ белгечләре кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше картасын өйрәнеп, эшмәкәрлек зур җитештерү һәм зур предприятиеләр булган урыннарда актив үсеш ала дигән нәтиҗәгә килделәр, дип белдерде.
Очрашуда ике яктан да катнашучылар “Россельхозбанк” ААҖ нең республиканың инвестиция проектларында катнашуын, шулай ук банкның “Татарстан Республикасы гарантия фонды” коммерцияле булмаган оешма белән хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар.
Искә төшерәбез, “Россельхозбанк”ның Татарстан филиалы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә быелгы кыр эшләрен уздыру өчен 5,3 млрд. сум бүлеп бирүне планлаштыра. 2013 елның декабреннән “Россельхозбанк” филиалы бу максатлар өчен 56 предприятиегә 1,8 млрд. сумлык кредит биргән. Март уртасы мәгълүматлары буенча, Татарстанның авыл хуҗалыгына кредит бирүдә “Россельхозбанк”ның өлеше 37% тәшкил итә.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз