Бүген Россия Федерациясенең Пекиндагы илчелегендә Кытай эшмәкәрләре өчен Татарстан Республикасының икътисадый һәм инвестицион потенциалы тәкъдир ителде. Презентациядә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясе вәкилләре катнашты. Чарага Кытайның берничә дистә предприятие вәкилләре дә чакырылган иде.
Презентацияне ачып, РФнең КХРда Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Андрей Денисов Татарстан делегациясен сәламләде. А.Денисов билгеләп үткәнчә, Татарстан - Россия Федерациясе составындагы уникаль республика. "Үзенең үсеш дәрәҗәсе белән ул дөньяның бик күп илләре белән ярыша ала. Республиканың икътисадый мөмкинлекләре дә зур, алар турында бүген сезгә сөйлисебез дә килә", - дип әйтте Андрей Денисов.
Аның сүзләренчә, Россия һәм Кытай арасында мөнәсәбәтләр бик тиз үсә, һәм төбәкара элемтәләр - хезмәттәшлекнең мөһим өлеше. Кытай регионнары белән иң актив рәвештә Идел буе регионнары, шул исәптән Татарстан хезмәттәшлек итә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан делегациясендә 58 кеше - Татарстанның хакимият органнары һәм 23 предприятие вәкилләре.
"Илләребез җитәкчелеге куйган тырышлыкка карамастан, Татарстан белән КХР арасындагы мөнәсәбәтләр дәрәҗәсе әлегә бик түбән, - дип билгеләде Татарстан Президенты. - Шуңа күрә без бүген яңа элемтәләр урнаштырырга, хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләшергә тырышырбыз" .
ТР вице-премьеры - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстанның сәнәгать потенциалы турында сөйләде. Ул шулай ук Татарстан һәм КХР предприятиеләре арасындагы инде булган хезмәттәшлек турында хәбәр итте. Әйтик, Казан вертолет заводы Кытайга 80 машина китерде. Хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре арасында Равил Зарипов Кытай компанияләренең булган энергетика объектларын модернизацияләү һәм яңаларын төзүдә катнаша алуларын атады. Ул шулай ук Кытай эшмәкәрләрен нефть чыгару һәм нефть эшкәртү, транспорт, туризм өлкәләрендә хезмәттәшлеккә өндәде.
ТР вице-премьеры - ТР мәгълүматлаштыру Роман Шәйхетдинов Иннополис ИТ-шәһәре проекты турында сөйләде. Аның сүзләренчә, шәһәр чит төзүче компанияләр һәм югары технологияле җиһазлар җитештерүче компанияләргә кызыклы.
Татарстанның авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында ТР вице-премьеры - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, 2020 елга республиканың потенциалы авыл хуҗалыгында табышны икеләтә арттырырга мөмкинлек бирәчәк, бу максатта булган җирләрне активрак куллану кирәк. М.Әхмәтов сүзләренчә, Татарстан инвесторларга җирне, авыл хуҗалыгы предприятиеләрен оештыру һәм азык-төлек сәнәгате предприятиеләрен төзү өчен, арендага бирергә әзер. Шулай ук ТР Авыл хуҗалыгы министры фикеренчә, республикада Кытай компанияләре Кытайда җитештерелә торган чималдан үсемлекләрне эшкәртү чараларын җитештерү өчен предприятиеләр ача алалар.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов чыгышында "Смарт Сити Казан" пректы турында сөйләде. "Алабуга" МИЗ гендиректоры Тимур Шаһивәлиев махсус икътисадый зонаның өстенлекләре турында хәбәр итте.
Чара ахырында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм КХР Сәүдә палатасы арасында механик-техник продукция экспорты һәм импорты буенча хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.