Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФнең Пекиндагы илчелегендә Кытай бизнесы вәкилләре белән берничә эшлекле очрашу уздырды.
КХР Сәүдә палатасының машина-техника продукциясе импорты һәм эскпорты буенча вице-президенты Ши Йонгхонг, Кытай предприятиеләре Татарстан мөмкинлекләрен һәм аның инвестицион потенциалын яхшырак аңласын өчен, республикага Кытай эшлекле даирәләре визитын оештырырга тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов имзаланган килешү нигезендә хезмәттәшлекнең аерым, перспектив юнәлешләре буенча эшне тагын да яхшырак оештырырга өндәде. Аерым алганда, Кытай компанияләренең берсе Россиягә станоклар җитештереп җибәрү яки производствосын оештыру мөмкинлеген карый.
“Россиядә станоклар төзелеше мәсьәләсе бик кискен тора. Сәнәгатьне модернизацияләү яңа станоклар кертүне таләп итә, ләкин әлегә без тиешле дәрәҗәдәге производстволарыбызга ия түгел, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең базар зур, ә сез аңа якынрак булырга тиеш, шуңа күрә сез производствоны бездә оештыра алыр идегез. Ә без сезгә барлык шартларны булдырырга әзер”.
Кытай Сәүдә-сәнәгать банкының корпоратив банкингы башлыгы Мо Фумин белән очрашуда Татарстанда Кытай компанияләрен КХР кредит оешмалары тарафыннан финанслау мәсьәләсе каралды. ТР Президенты фикеренчә, бу ТРда Кытай компанияләре проектлары исемлеген киңәйтергә мөмкинлек бирер иде. Яклар уртак эш төркемен булдыру турында килештеләр, ул ТРда перспектив проектларны эзләү белән шөгыльләнәчәк.
Кытай аэрокосмика фәне һәм сәнәгате корпорациясе (CASIC) җитәкчеләре Татарстанда Миңнебай ГПЗ базасында сыекландырылган табигый газ (бик түбән температурада ул шундый халәткә керә - ред.) производствосы буенча завод төзелеше проектын тормышка ашырырга тәкъдим иттеләр. Компания вәкилләре сүзләренчә, сыекландырылган табигый газ автомобиль ягулыгы сыйфатында кулланыла ала – Яр Чаллының “РАРИТЭК” компаниясе CASIC белән бергә эксперименталь тәртиптә “КАМАЗ” автомобилен сыекландырылган газга күчергән инде.
Рөстәм Миңнеханов “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллинга CASIC җитәкчелеге белән проект параметрлары турында сөйләшергә кушты.
Татарстан Республикасы Президенты Көньяк Кытай тимер юл корпорациясе җитәкчелеге белән очрашуда Кытай компаниясенең Мәскәү - Казан югары тизлекле магистрале төзелешендә катнашу мөмкинлеге турында сөйләште. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Кытай компаниясенең югары тизлекле магистральләр төзү һәм эксплуатацияләү буенча бик зур тәҗрибәсе тупланган. Көньяк Кытай тимер юл корпорациясенең тәҗрибәсе һәм хезмәтләре Мәскәү - Казан югары тизлекле магистрале төзелешендә файдалы була ала.