Рөстәм Миңнеханов Кытайның эре дәүләт корпорацияләре җитәкчеләре белән очрашты

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе

Бүген Пекинда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның алдынгы дәүләт корпорацияләре – Кытай инвестицион корпорациясе һәм “Поли Груп” төркеме - җитәкчелеге белән очрашты. 

Очрашуларда шулай ук ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, “ТАИФ” ААҖ Директорлары советы Рөстәм Сүлтиев һәм “Газпром Межрегионгаз Казан” ЯАҖ генераль директоры Ринат Ханбиков катнашты.

Делегация вәкилләренең Кытай инвестицион корпорациясе (CIC) президенты Ли Кепин белән очрашуында CIC ягыннан ТР икътисадына инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлеге турында сөйләшенде.

Ли Кепин сөйләгәнчә, 100 процентлы дәүләт капиталы белән инвестфонд булган Кытай инвестицион корпорациясе чит илләрнең кыйммәтле кәгазьләренә һәм активларына инвестицияләр кертү белән шөгыльләнә. Хәзерге вакытта корпорация инвестицияләренең гомуми күләме 200 млрд. доллардан арткан.

Ли Кепин сүзләренчә, фонд озак вакытлы инвестицияләргә аеруча игътибар ясый. Корпорация Россия икътисадына 5 млрд. доллар инвестицияләгән инде, шул исәптән 4 млрд. туры инвестиция. “Һәм хәзер корпорация Россиягә инвестицияләү өчен өлкәләр, шулай ук РФдә үз проектларын тормышка ашыру өчен, партнерлар эзләүне дәвам итә”, - дип хәбәр итте Ли Кепин.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Ли Кепинга сөйләгәнчә, республикада нефть, газ, химия комплексында эре инвестицион проектлар тормышка ашырыла,энергетика куәтләрен модернизацияләү өлкәсендә җитди планнар бар.

Рөстәм Миңнеханов Ли Кепинга Татарстан өчен корпорация белгечен билгеләү үтенече белән мөрәҗәгать итте, ул республиканың инвестицион мөмкинлекләре белән якыннанрак таныша алыр иде. “Без сезгә корпорациягез белән бергә тормышка ашыра алырлык бизнес-проектларыбызны тәкъдим итәргә әзер, - диде ТР Президенты. – Сез Татарстанда үзегез өчен бик күп кызыклы проектлар таба алыр идегез, дип ышанам”.

Рөстәм Миңнеханов “Поли Груп” компанияләре төркеме җитәкчелеге белән очрашуда билгеләп үткәнчә, “Поли Груп” Россиядә һәм Татарстанда яхшы таныш, компания белгечләре РФ һәм ТР оборона сәнәгатен яхшы белә.

Очрашуда катнашучылар, Татарстан һәм “Поли Груп” хезмәттәшлеге перспективаларын өйрәнү өчен, уртак эш төркемен булдырырга килештеләр.

Билгеләп үтик: “Поли Груп” компанияләре төркеме - КХРның эре дәүләт корпорацияләренең берсе. Эшчәнлегенең төп юнәлеше – оборона продукциясен эшләү һәм тикшерү, чит илләр белән хәрби-техника хезмәттәшлеген алып бару.

Пекинга визитның эш программасы соңында ТР делегациясе вәкилләре КХР Дәүләт Советы вәкиле Ян Цзечи белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов аңа әлеге сәфәр барышында делегациянең эше турында сөйләде. Ул, Кытайда татарларга күрсәтелә торган игътибар өчен, КХР җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

КХР Дәүләт Советы вәкиле Татарстан делегациясенең сәфәреКкытай һәм Татарстан мөнәсәбәтләре үсешенә ярдәм итәр, дип ышанычын белдерде. КХР җитәкчелегенең КХР һәм ТРның уртак проектларына ярдәм итәргә әзер булуын раслады.

Иртәгә, КХРна сәфәрнең соңгы көнендә, Рөстәм Миңнеханов Гонконгта була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International