Бүген “Казаньоргсинтез” ААҖ акционерларының еллык җыелышы узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Җыелышта катнашучылар еллык хисапны, еллык бухгалтер хисабын, шулай ук “Казаньоргсинтез” ААҖ финанс эшчәнлеге турында хисапны расладылар.
Компаниянең генераль директоры Фәрит Минигулов үз докладында, “Казаньоргсинтез” ААҖ 2013 елны яхшы финанс күрсәткечләр белән тәмамлады, дип билгеләп үтте. Россия һәм дөньякүләм базарда бәяләр төшүгә карамастан, табыш узган ел күрсәткечләреннән артып киткән һәм 46 млрд сумнан артык тәшкил иткән. Чиста керем – 2,15 млрд сумнан артык, сәнәгать производствосы үсеш темплары – 107,5 процент. Генераль директор билгеләп узганча, Компаниянең нәтиҗәле эш алып баруы, кредит бурычларын вакытыннан алда түләү мөмкинлеге биргән. Төп кредитор Саклык банкы алдында бурыч күләме 19,5 млрд сумнан 15,1 млрд сумга кадәр кимегән. Ф.Минигулов сүзләренә караганда, 2013 ел ахырында 19 млрд сум чамасы тәшкил иткән.
Акционерлар җыелышында дивидентларны түләүгә чиста керемнең 30 процентын юнәлдерү (647,2 млн сум чамсы) карар ителгән.1,49 млрд. сумнан артык акчаны кредит түләүгә тоту планлаштырыла.
Татарстан Президенты акционерлар җыелышында, 2013 ел “Казаньоргсинтез” ААҖ өчен җаваплы булды, чөнки беренче продукция чыгаруга 50 ел һәм предриятие ачу турында карар кабул ителүгә 55 ел булды, ди билгеләп үтте.
“Сез 2013 елда яхшы эшләдегез”, - диде ТР Президенты. Ул компаниянең үсеш динамикасы яхшы булуын билгеләп үтте. “Бюджетлар алдында барлык бурычлар да үтәлгән. Иң мөһиме – икътисади вәзгыять яхшыра, Саклык банкы алдындагы бурычлар сроктан алда түләнелә. Бу 2014 елда старт алган стратегия һәм модернизациянең дөрес икәнлеге турында сөйли. Бүген “Казаньоргсинтез” ААҖ нең үсеш буенча яхшы перспективага ия булуына беркем дә шикләнми”, - ди билгеләп үтте ТР Президенты.
Компаниянең төп бурычлары базар мөнәсәбәтләрен саклау һәм яңаларны җайга салу, яңа продукцияләр чыгару, чимал белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итү, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.