Татарстан Республикасында "Алабуга" махсус икътисадый зонаның резидент компанияләренең предприятиеләрендә бүген Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов булды. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.
Игорь Шувалов "Алабуга" МИЗда булган беренче предприятие - Rockwool компаниясенең таш мамык нигезендә җылылык изоляциясе материалларын чыгару буенча завод булды. 2012 елда эшли башлаган завод елына 110 мең тонна таш мамык җитештерә. Проектка инвестицияләр күләме 150 млн. доллар тәшкил итте.
Игорь Шуваловка җитештерү линиясен күрсәттеләр, технология турында сөйләделәр. РФ беренче вице-премьеры таш мамыкның, җылылык изоляциясе материалы буларак, өстенлекләре турында сорашты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Rockwool җылылык изоляциясе материалы республиканың төзелеш комплексында үзләрен яхшы яктан күрсәтте.
Sisecam төрек холдингының пыяла җитештерү буенча завод, Игорь Шувалов анда да булды, хәзерге вакытта төзелеп бетеп килә. Биредә РФ беренче вице-премьерына заводта җитештереләчәк пыяла үрнәкләрен күрсәттеләр.
Игорь Шувалов Россия климаты шартларында, җылыны саклап калу өчен, махсус каплаулы пыялалар кирәклеген билгеләп үтте. Ул шулай ук җитештерүчеләргә мондый пыяла җитештерү мөкинлеген карауны тәкъдим итте.
Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары "Кастамону Энтегре" төрек компаниясенең агач эшкәртү буенча произодство төзелешенең барышы белән дә танышты. Заводның генераль директоры Онур Гүвән хәбәр иткәнчә, заводның 310 млн долларлык беренче чираты май аенда эшли башлыячак. Предприятиедә ел саен 475 мең кубометр МДФ-панельләр һәм 20 млн квадрат метр ламинат чыгарып булачак. Алга таба компания "Алабуга" МИЗ территориясендә ДСП һәм OSB-панельләр җитештерү заводларын ачуны планлаштыра.
Игорь Шувалов яңа предприятиегә инвестицияләр стректурасы турында сорашты. Заводның гендиректоры сүзләренчә, кертелгән акчаларның 25-30% - "Костамонду Энтегре" акчалары, ә калганы кредитлар, шул исәптән Россия Саклык банкыннан да кредит.
Ахырдан Игорь Шувалов Ford Sollers автомобильләр заводына барды. Биредә аңа инде Татарстанда чыгарыла торган машиналар белән бер рәттән яңа чыгарылачак модельләрне дә күрсәттеләр. И.Шувалов Ford автомобильләре сыйфатын югары бәяләде, аерым алганда, Ecosport моделен, аны җитештерү Татарстанда 2014 елның августында башлана.
Ford Sollers генераль директоры Тед Каннис сүзләренчә, Америка концернына Россиядә эшләү кызыклы, РФ компанияләренә инвестицияләр күләме инде 1,6 млрд доллар тәшкил итте.
Предприятиеләр белән танышу тәмамлангач, Игорь Шувалов "Алабуга" МИЗда Чит ил инвестицияләре буенча консультатив советның күчмә утырышын уздырды.