Дмитрий Рогозин: “Россиядә Европа культуралы производство булдыру мәсьәләсе бик кискен тора”
2014 елның 25 апреле, җомга
Бүген Чаллы шәһәренең ИТ-паркында РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин җитәкчелегендә РФ Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясенең күчмә утырышы булды. Киңәшмәдә “Ростех” дәүләт корпорациясенең генераль директоры Сергей Чемезов, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Идел буе федераль субъектлары башлыклары һәм хәрби-сәнәгать оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә сакчыл производство буенча ике көнлек конференциягә нәтиҗә ясады, ул хәрби-сәнәгать комплексы оешмаларында сакчыл производство системасын кертү һәм дәүләт оборона заказы өлкәсендә монополиягә каршы таләпләрне гамәлгә кертү мәсьәләләренә кагылды, дип хәбәр итә Чаллы шәһәре мэриясе матбугат хезмәте.
Дмитрий Рогозин киңәшмәне ачып, хәзерге вакытта Россиядә Европа культуралы производство булдыру мәсьәләсе бик кискен тора, дип билгеләде. Аның хәбәр итүенчә, 2020 елга оборона комплексы яңадан кораллану проблемасын хәл итәргә тиеш. Шуның белән бергә ул тагын бер мәсьәләгә, РФ Хөкүмәтенең төп бурычларының берсе – илне индустрияләштерүгә басым ясады. Дмитрий Рогозин фикеренчә, бу проблемалар Лин-технологияләрне исәпкә алып хәл ителергә тиеш.
Татарстанда республика җитәкчелеге ярдәме белән сакчыл производство алымын кертү буенча озын сроклы максатчан программа тормышка ашырылган. Лин-технологияләрне кертүдән килгән икътисади нәтиҗә узган ел республика буенча 6 млрд сум тәшкил иткән.
Бүген Казанда Россия һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) илләренең Өлкән вазыйфаи затлары Тышкы эшләр министрлары урынбасарлары дәрәҗәсендә киңәшмә узды. Россия делегациясен Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры урынбасары Андрей Руденко җитәкләде.
Салым хезмәтенә 2025 ел өчен керемнәр турында декларация тапшыру өчен атнадан аз гына күбрәк вакыт калды. Кампания нәтиҗәләре буенча Татарстан бюджеты 5,5 млрд сумга тулыланырга тиеш. Декларацияне кем тапшырырга тиеш һәм ташламалар кемгә тиеш - бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сөйләде.