Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикабызга килгән Кырым татарлары мәҗлесе делегациясе белән очрашты. Казан Кремлендә узган бу очрашуда Мәҗлес рәисе урынбасары Әхтәм Чийгоз, Мәҗлес рәисе урынбасары Җәләлов, Кырым Республикасының Бахчисарай районы башлыгы, шулай ук делегациянең башка әгъзалары катнашты. Очрашуда тагын ТЮРКСОЙ генераль секретаре Дүсеин Касеинов, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Татарстан Республикасы Президентының халыкара эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов,Татарстан мәдәнияте министры Айрат Сибагатуллин катнашты.
Беренче чиратта Рөстәм Миңнеханов Казанда Төрки дөнья башкаласы елы ачылыр алдыннан делегация әгъзаларын сәламләде. Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, бүген төрки дөньяның әһәмияте һәм роле бик җитди, һәм татарлар төрки дөньяда мөһим урын алып торалар.
«Безнең өчен үзенчәлегебезне саклап калу бик мөһим. Кече халыклар глобализация процессында үз мәдәниятләрен, үз телләрен югалталар. Без, бергә булганда гына, бу процессларны акрынайта яисә туктата алабыз», - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, Кырымның Россиягә кушылуы бик тиз һәм көтмәгәндә узды, әмма хәзерге вакытта Кырым татарлары Россия җитәкчелеге белән конструктив диалог урнаштырырга тиеш. Татарстан Президенты фикеренчә, Кырым татарларына күп милләтле Россия дәүләте составына җиңел генә кереп китәргә кирәк, һәм республика җитәкчелеге аларга бу җәһәттән ярдәм итәргә әзер.