Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты. Очрашу Ашхабадта Төрекмәнстан Президентының Огузхан исемендәге сарай комплексында узды.
Гурбангулы Бердымөхәммәдов Рөстәм Миңнехановны сәламләп, аңа килүе өчен рәхмәт белдерде. “Безнең Россия Федерациясе, РФ субъектлары һәм төбәкләре белән бик яхшы мөнәсәбәтләр урнашты. Аерым алганда, Татарстан Республикасы белән күп тармаклар буенча хезмәттәшлек җайга салынды. Мөнәсәбәтләрне үстерүдә шәхсән Сезнең өлешне билгеләп үтәргә теләр идем”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнехановка Төрекмәнстан Президенты.
Ул Төрекмәнстан делегациясе бу көннәрдә “Казан - 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы” программасын ачу тантанасында Казанда булуын искәртте. Шулай ук Гурбангулы Бердымөхәммәдов Рөстәм Миңнеханов аша Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев адресына рәхмәт сүзләре җиткерде.
Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан җитәкчелегенә чакыру өчен рәхмәт сүзләре әйтте. “Чыннан да, безнең арада яхшы мөнәсәбәтләр урнашты, илегезнең ничек үсеш алуына шатланабыз. Сезнең чакыруыгызны бик теләп кабул иттек”, - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан делегациясенә, Казанны – 2014 елгы төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан итү уңаеннан үткәрелә торган мәдәни чараларда катнашулары өчен, рәхмәт белдерде.
Татарстан Президенты әлеге эш сәфәренең төрле өлкәләрдә Татарстан белән Төркмәнстан мөнәсәбәтләрен үстерүгә йогынты ясачагында ышануын белдерде. “Татарстан Республикасыннан зур делегация килде, күп кенә эре предприятиеләребезнең Төрекмәнстан белән хезмәттәшлек итү теләге бар. Мондый очрашулар безнең мөнәсәбәтләргә уңай йогынты ясый”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.