Татарстан Премьер-министры “BONEXengineering” консалтинг компаниясенең проектлар буенча директоры белән очрашты
2014 елның 29 апреле, сишәмбе
Бүген Республика Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның BONEXengineering консалтинг компаниясенең (Сербия) проектлар буенча директоры Р.Бошкович белән очрашуы булды, анда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау өлкәсенә сыйфат белән идарә итү системасын кертү мәсьәләләре каралды.
Очрашуда шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю.Вафин, “Югары медицина технологияләре мәгариф үзәге” фәнни-җитештерү берләшмәсе генераль директоры урынбасары Г.Р. Фәррахова, Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибы И.И.Хәйруллин катнашты.
Очрашу барышында Р.Бошкович “Сәламәтлек саклау өлкәсендә сыйфат белән идарә итү системасы” проектын гамәлгә ашыру инициативасы белән чыкты. Даими камилләшү шартларында медицина ярдәме күрсәтү, нәтиҗәлелекне һәм хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү процессында рискларны киметү, шулай ук пациентларның күрсәтелгән медицина ярдәменнән канәгать булуын арттыру-проектның максаты булып тора. Республиканың сәламәтлек саклау өлкәсенә сыйфат белән идарә итү системасын кертү этаплары турында фикер алышынды.
Проектны Татарстан сәламәтлек саклау министры А.Вафин җитәкли. Проектны гамәлгә ашыруда “Югары медицина технологияләре мәгариф үзәге”, Респбуликаның медицина оешмалары вәкилләре – җирле экспертлар, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре, шулай ук BONEXengineering консалтинг компаниясе катнашыр, дип планлаштырыла.
Элегрәк BONEXengineering компаниясе медицина оешмалары җитәкчеләре өчен укыту циклын уздырган инде. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге төрле проектлар буенча 1998 елда эшли башлыйлар. Компания Сербия, Черногория, Македония һәм Россия Федерациясендә уңышлы эшли.
Бүген Казанга Таҗикстан Республикасы Премьер-министры Кохир Рәсүлзодә килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Казанда Пушкин исемендәге концерт залында МХО буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, Татарстан Республикасы буенча элеккеге федераль инспектор, легендар генерал Ренат Тимерҗанов белән хушлашу тантанасы узды.
Гражданнар панихидасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Эчке эшләр министрлыгының РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлекне җайга салуны җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов, Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең элеккеге башлыгы (1998-2004 елларда) Александр Гусев, Ренат Тимерҗановның туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре катнашты.