Бүген Казанның "Корстон" комплексында "Торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү буенча бурычлар: төбәк тәҗрибәсе һәм Татарстан инициативалары" I ТКХ форумы уза. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Форумның максатлары: ТКХ тармагының барлык бүлекчәләрен ТР Президенты таләпләре нигезендәге эшкә әзерләү; торак-коммуналь хуҗалык базары уенчылары арасында эшлекле мөнәсәбәтләрне ныгыту.
Республика Президенты ярдәме белән оештырылган ТКХ өлкәсендәге мөһим вакыйга хакимият һәм шушы тармак вәкилләре арасында ачыктан-ачык диалог форматында узачак. Форум беренче тапкыр бер мәйданда РФ Дәүләт Думасы, РФ Төзелеш министрлыгы, ТКХ ны үзгәртеп коруга булышлык итү фонды, Татарстан Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте вәкилләрен, торак-коммуналь комплекс җитәкчеләрен берләштерә. Әйтергә кирәк, федераль үзәк Татарстанның ТКХ комплексы белән нәтиҗәле идарә итү һәм яңартып кору буенча иң яхшы тәҗрибәләрне гамәлгә кертү буенча инициативаны үз өстенә алуын тели. Пленар сессияне ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе Марат Галиев алып бара.
Форумда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов болай дип мөрәҗәгать итте. "Торак-коммуналь хуҗалык - тормышыбызда мөһим структура. Моңарчы тармакка мөнәсәбәт икенче планда яшәп килде. Әлеге өлкәдә эшләүче хезмәткәрләрне дә профессиональ белгечләр дип әйтеп булмый иде, бүген исә бу җитди әзерлекне сорый торган тармак. Аңа IT-технологияләр актив үтеп керде, - дип белдерде республика башлыгы. Ул бүгенге көндә хакимияткә карата шикаятьләрнең, башлыча, ТКХ торышы белән бәйле булуын билгеләп узды. - Минемчә, бүгенге чара - тармакка кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен яхшы форма. Закон чыгаруга килгәндә дә, бу юнәлештә проблемалар байтак", - дип таный Президент.
“Татарстанда ТКХны үзгртеп һәм яңартып кору тәҗрибәсе. Этаплар, казанышлар, перспективалар һәм каршылыклар" темасына доклад белән ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады. Бүген форум кысаларында шулай ук ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Казан дәүләт энергетика һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетлары арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланачак. Алга таба спикерлар дискуссиясе булачак. ТКХ ны модернизацияләү буенча Казан тәҗрибәсе турында Казан шәһәре Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин сөйләячәк.