Татарстан Республикасы җитәкчелеге Төркия төбәкләре белән, аерым алганда Анталья белән хезмәттәшлекне кызыклы дип саный. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Анталья провинциясе губернаторы вазыйфаларын башкаручы Туран Эрен белән очрашты. Очрашу бүген Р.Миңнехановның эшлекле сәфәре кысаларында Антальдә узды.
Рөстәм Миңнехановны сәламләп, Туран Эрен провинция җитәкчелегенә Татарстан Президенты җитәкчелегендә республика делегациясен каршы алу бик шатлыклы. «Татар һәм төрек халыклары арасында электән ныклы мөнәсәбәтләр урнашкан. Һәм безнең өчен Татарстан Президентын үзебездә кабул итү олы хөрмәт», - дип белдерде Туран Эрен.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Туран Эренга Антальяга килү һәм берничә эшлекле очрашулар үткәрә алу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. «Өч көн элек Төрекмәнстанга визит кысаларында мин Төркия Президенты Абдуллаһ Гүл белән очраштым һәм аңа Антальяга килергә планлаштырганымны хәбәр иттем», - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул Татарстан белән Төркия Республикасы арасындагы уңай мөнәсәбәтләрне билгеләп үтте. Төркия компанияләре ягыннан ТРга игълан ителгән инвестицияләр күләме 1,5 млрд долларга җитте, Татарстанда Төркия катнашында 278 компания эшли. «Туризм да, мәдәни алмашыну да, һәм төрек компанияләре катнашында компанияләр ачу да актив үсә, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Шулай да без Төркия төбәкләре белән багланышлар урнаштырырга тиеш. Алай без элемтәләребезне тагын да киңәйтәбез».
ТР Президенты сүзләренчә, Татарстан белән Анталья арасында туризм бик тә үскән, әмма хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләрен эзләргә һәм табарга кирәк. «Безгә хезмәттәшлекне туризм белән генә чикләргә кирәк түгел», - дип саный Р.Миңнеханов.
Ул хәбәр иткәнчә, Казанда Төркия Республикасының Генераль Консуллыгы эшли, ә Истанбулда Татарстан вәкиллеге бар. «Безнең хезмәттәшлеккә бөтен мөмкинлекләребез бар, мин әлеге визит безнең мөнәсәбәтләр үсешенә уңай йогынты ясар дип өметләнәм», - дип белдерде ТР Президенты.
Очрашуда Туран Эрен Рөстәм Миңнехановка Антальяда туризмнан башка авыл хуҗалыгы, кече һәм урта бизнес үскән икәнен хәбәр итте. Губернатор вазыйфаларын үтәүче фикеренчә, төбәкнең бу өлкәләрдәге тәҗрибәсе Татарстнга кызыклы була ала.