Рөстәм Миңнеханов Гыйрак Көрдстаны Премьер-министры белән очрашты

2014 елның 3 мае, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гыйрак Көрдстанына визиты барышында Көрдстан Автономияле районының Региональ Хөкүмәте Премьер-министры Нечирван Барзани белән очрашты. Эрбиледә Премьер-министр резиденциясендә узган очрашуда шулай ук республика делегациясе әгъзалары - Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, республика сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «КАМАЗ» ААҖ гендиректоры Сергей Когогин, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «Казан вертолет заводы» ААҖнең маркетинг һәм сату буенча директоры Валерий Пашко катнашты.

Нечирван Барзани Рөстәм Миңнехановны һәм республика делегациясе әгъзаларын сәламләде.

Рөстәм Миңнеханов Нечирван Барзанига Татарстан турында – республиканың географик хәле турында, икътисадый үсеше турында сөйләде. Үз чиратында делегация әгъзалары үзләре җитәкли торган предприятиеләр һәм аларның мөмкинлекләре турында хәбәр иттеләр.

Нечирван Барзани республиканың нефть эшкәртү өлкәсендәге тәҗрибәсе белән аеруча кызыксынды, бу регионның нефть эшкәртү предприятиеләре юк икән әле. Шулай ук ул «КАМАЗ» йөк автомобильләренең Гыйракта билгеле булуын әйтте - заманында 3,5 мең машина «Нефтьне азык-төлеккә алмаштыру» программасы буенча монда китерелгән булган.

«Көрдстанның өстенлеге аның иминлегендә», - диде Н.Барзани.

Рөстәм Миңнеханов ике як белгечләреннән торган эш төркеме төзергә тәкъдим итте, алар якын киләчәктә Көрдстан белән Татарстан арасында билгеләнгән тармакларда хезмәттәшлек мөмкинлекләрен җентекләп өйрәнергә тиеш. Ул шулай ук Нечирван Барзанины Татарстан Республикасына чакырды, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, аңарчы төгәлрәк килешүләр әзерләргә мөмкинлек бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International