Премьер-министр вертолетта хуҗалыкларның чәчү бара торган кырларын очып-карап узды, һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды.
Балык Бистәсе районының предприятие җитәкчеләре белән Илдар Халиков, Олы Елга һәм Саескан Тавы авыллары арасында урнашкан “Кама-Агро” агрофирмасы кырында очрашты.
Район буенча чәчүлекләрнең гомуми мәйданы 83,8 мең гектар тәшкил итә. Район башлыгы Илһам Вәлиев хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә язгы һәм бөртекле культураларның бары 30 %ы гына чәчелгән. Район мөгезле эре терлекнең баш саны белән 100% тәэмин ителгән, җирле гаилә фермалары актив үсә.
Балык Бистәсе районы республиканың башка районнары белән чагыштырганда, авыл хуҗалыгы буенча югары рейтингка ия түгел, дип борчылуны белдерде Марат Әхмәтов. Ул аграрийларны бөтен юнәлешләр буенча системалы эш алып барырга чакырды һәм якындагы берничә елда район иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтәчәк, дип ышандырды.
Татарстан Премьер-министры үз чиратында, Балык Бистәсе районы күп кенә юнәлешләр буенча ярыйсы нәтиҗәләргә ия, әмма авыл хуҗалыгы буенча республикада иң артта калган районнарның берсе, дип билгеләп үтте. Илдар Халиков сүзләренә караганда, районда бу вәзгыятьне яхшырту өчен барлык шартлар да бар.
“Нигездә, дисциплина, шулай ук хуҗалык рәисе катнашы булган, җитәкче бу мәсьәләләр белән шәхсән шөгыльләнгәндә генә районнарның уңышка ирешүен күрәбез”, - диде ул. ТР Хөкүмәте җитәкчесе сүзләренә караганда, язгы кыр эшләрен оештырудан күп нәрсә тора, шуңа күрә һава шартлары яхшы торганда бөтен эшләрне вакытында һәм сыйфатлы башкару зарур. Ул Әтнә районын мисал итеп китерде, бүген алар иң яхшы нәтиҗәләргә ия.
Бүген Казанга Таҗикстан Республикасы Премьер-министры Кохир Рәсүлзодә килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Казанда Пушкин исемендәге концерт залында МХО буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, Татарстан Республикасы буенча элеккеге федераль инспектор, легендар генерал Ренат Тимерҗанов белән хушлашу тантанасы узды.
Гражданнар панихидасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Эчке эшләр министрлыгының РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлекне җайга салуны җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов, Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең элеккеге башлыгы (1998-2004 елларда) Александр Гусев, Ренат Тимерҗановның туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре катнашты.