Казанда КДМУның 200 еллыгына багышланган тантаналы чара узды

2014 елның 14 мае, чәршәмбе

Бүген Россиянең борынгы саналган медицина вузы - Казан дәүләт медицина университеты 200 еллыгын билгеләп үтә. Казанның Зур Концертлар залында юбилей датасына багышлап уздырылган тантаналы чарада РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

КДМУны бәйрәм белән тәбрикләргә шулай ук республика җитәкчелеге, Россиянең әйдәп баручы табиблары, медицина учреждениеләре баш табиблары, галимнәр, медицина җәмәгатьчелеге килгән иде. ТР дәүләт камера хоры һәм КДМУның күмәк хоры белән ачылып киткән тантанада беренче булып Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов сүз алды. Ул тарихка күз салып, югары уку йортына 1814 нче елның 14 нче маенда нигез салынуын искәртеп үтте, университетның Бөек Ватан сугышы елларында эшчәнлеге турында кыскача бәян итте. РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова бәйрәм белән тәбрикләп: “Казан дәүләт медицина университеты, бер яктан, Россия сәламәтлек саклау системасының барлык чорларын чагылдыручы, Россия медицинасы традицияләрен дәвам иттерүче санала, икенче яктан, - актив үсеш алучы, даими рәвештә яңарып торучы яшь организм”, - дип белдерде министрлык башлыгы. Ул вузның бүгенге көндә югары казанышларга ирешүен һәм алга таба тагын да югарырак үрләргә омтылуын ассызыклап үтте. Вероника Скворцова КДМУ да югары белем алып, бүгенге көндә илнең төрле почмакларында эшләүче олы табиблар армиясенә сәламәтлек, халык иминлеге бәрабәренә нәтиҗәле эшчәнлек теләде. КДМУның киләчәктә дә яхшы үсеше өчен федераль министрлык тарафыннан кирәкле ярдәм күрсәтеләчәгенә ышандырды. Чыгышыннан соң, федераль министр КДМУның алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләде. Вуз коллективына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов КДМУның профессор-мөгаллимнәренә, студентларга, чыгарылыш укучыларына мөрәҗәгать итеп, аларны юбилей белән тәбрикләде, алга таба да университетның чәчәк атуын теләде. Президент вуз хезмәткәрләренә ТР дәүләт бүләкләрен, ректор Алексей Созиновка Россия һәм чит илләр вузларында һәм медицина оешмаларында стажировка узу өчен 5 млн сумлык сертификат тапшырды.

Тантана бәйрәм концерты белән дәвам итте. Иртәгә, 15 нче майда, юбилейга багышлап, КДМУның Гыйльми Совет залында Бөекбритания, Франция, АКШ, Алмания, Төркия, Чехия, Казакъстан галимнәре катнашында “Медицина белеме: XXI гасыр буыны сайлаган юл” халыкара уку-методик конференциясе үткәрелә. Белешмә өчен. КДМУ да 6 меңнән артык студент, интерн, ординатор, аспирант белем ала. Ул 7 факультет, 65 кафедра, медицина-фармацевтика көллиятен үз эченә ала. Анда 1,1  меңнән артык хезмәткәр эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International